Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Ак кәгазьгә - яңа тормыш” дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте. Хәйрия акциясе бүген башланып китте һәм 2021 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акчалар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларның дәвалануы өчен түләүгә тапшырылачак.
Акция барышында Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне дә җыю оештырылачак (мондый китапларны һәм басмаларны аерып куярга һәм “ДИН” дип язарга кирәк). Билгеле булганча, андый кәгазьләр үзләренә аерым игътибар һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә.
Узган елларны әлеге акция, Казанда гына түгел, Татарстан районнарында да зурлап үткәрелде.
Макулатура Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт (7 нче кабинет) адресы буенча эш көннәрендә көндезге сәгать бердән кичке алтыга кадәр (13:00-18:00) кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7(843)237-86-18.