Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында булган фаҗига турындагы хәбәрләр Татарстан мөселманнарын дә тетрәндерде. ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте исеменннән һәм шәхсән үз исемемнән коточкыч атыш нәтиҗәсендә балаларын һәм туганнарын югалткан ата-аналарның һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашам һәм җәрәхәтләр алганнарга Аллаһы Тәгаләдән шифа бирүен сорыйм. Кешеләр тормышында мондый канкойгыч фаҗигаләр кабатланмасын, дип догада булыйк.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин