Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

24 сентябрь 2021 ел 09:43
Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты 

Кичә, сәфәр аеның 16 көнендә (23 сентябрьдә), Диния Нәзарәтендә мөселман яшьләре өчен яңа проект — «MuslimQuiz» акыллы уеннары эшли башлады. Беренче уен «Экстремизмга — юк!» айлыгы кысаларында «Тату яшик!» исеме астында узды һәм милләтара теләктәшлек һәм төрле дин вәкилләре арасында татулык темасын ачты. 

Беренче акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 15 команда, шулай ук җанатучылар, кунаклар жюри катнашты. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре генә түгел, ә Мәскәүдән, Түбән Камадан, Яшел Үзәннән махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр. Уенчылар табышмакаларга җавап эзләде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады, ребуслар чиште, авазларның килеп чыгышын эзләде, танылган рекламаларның эпизодларын искә алды һ.б.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундны күздә тота. Бер раундта 6 сорау. Барлыгы 2021-2022 ел сезонында «MuslimQuiz»ның 6 очрашуы узачак. Аларның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак.

Бу юлысы барлык призлы урыннарны Казан яшьләре алды. Киләсе уен октябрьнең икенче яртысында узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана