Бүген, Сафәр аеның 21 нче көнендә (28 сентябрь), Махачкалада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд әфәнде белән очрашты.
Ике тугандаш республиканың дини лидерлары төбәкләрдә дини вәзгыять турында фикер алышты, мөфтиятләрнең төрле өлкәләрдәге соңгы казанышлары турында сөйләште. Россия Ислам җәмәгатьчелегенең үсеш юнәлешләре һәм өммәт тормышында булган вакыйгалар, ислам тарихының аерым битләре турында фикер уртаклашты. Моннан тыш, Әхмәд әфәнде очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәткә «Далаил әл-хәйрәт» китабын тапшырды.
Камил хәзрәт Сәмигуллин – бу көннәрдә Дагыстанда эш сәфәрендә. Анда терроризм идеологиясен таратуга каршы тору мәсьәләләре (проблемалары) буенча VIII Халыкара диниара яшьләр форумы эшендә катнаша.