Мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ бер хәдисендә: «Кече яшьтәгеләргә карата рәхимле булмаган һәм бездән олырак булганнарны хөрмәт итмәгән кешеләр бездән түгел», - дигән. Ягъни мөселман булган кеше алай эшләмәс, дигән сүз. Бу хәдис өлкәннәргә карата ихтирамы булмаган кешенең никадәр түбән булуын күрсәтә. Кеше яше арткан саен йомшак күңеллерәк була, авыр сүзләрне йөрәкләренә тагын да якынрак кабул итә торганга әйләнә. Без һәрвакыт аларның фатихасын алырга омтылырга, алар белән киңәшләшеп эш йөртергә тырышырга тиешбез. Без өлкәннәргә нинди мөнәсәбәт күрсәтсәк, картаймыш көннәребездә безне дә шундый ук мөгамәлә көтә. Аллаһы Тәгалә барчаларбызга да рәхмәтен, шәфкатен бирсә иде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин