Бүген, сафәр аеның 29-нчы көнендә (6-нчы октябрьдә), Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт буенча идарәсе башлыгы урынбасары Ярослав Замычкин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев та катнашты.
Җитәкчеләр Диния Нәзарәте резиденциясендә күреште.
Мөфти хәзрәт Мәскәү кунагына иң беренче чиратта татарларда ислам дине үсешендә һәм татар халкында зыялылар тәрбияләп үстерүдә зур урын тоткан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен күрсәтте, милләтнең йөзек кашы булган галимнәрнең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән чыкканлыгын ассызыклады. Ул хәзерге көндә мәдрәсәдә башкарылган ремонт-төзекләндерү эшләре хакында мәгълүмат бирде, көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрендә 1200-гә якын кеше укуы, шәкертләрнең исә Россиянең төрле төбәкләреннән килеп белем алулары, аларның традицион исламның мирасын дәвам иттерүчеләр булуы хакында хәбәр итте. Мөфтинең сүзләрен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев та хуплады. Кунаклар мәдрәсәдәге уку-укыту эшчәнлеге белән танышты, шәкертләрнең белем алуы өчен шартлар белән кызыксынды, уку йортының асыл мөселман мәгърифәт үзәге булып хезмәт итүенә сөенүләрен белдерделәр, киләчәктә дә илебезнең мөселман халыклары өчен хезмәт итүен теләделәр.
Алга таба кунаклар Нәзарәткә кереп, мөфтиянең “Хозур” нәшрияты басмалары, яшьләр сәясәте, социаль эшчәнлеге, медиапроектлары, спорт юнәлешләре белән таныштылар.