Бүген Казанда милли ярыммарафон узды. Аның катнашучылары 3, 10 яки 21,1 км аралыкны узарга мөмкин иде.
Йөгерештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә республика мөселманнары командасы да катнашты. Командага мөфтиятнең Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, билгеле финанс киңәшче Ленар Рәхмәнов, спортчы Фаат Гатин, шулай ук имамнар, волонтерлар, нәзарәт хезмәтләрләре һ.б. керде. Аларның барысы да үзләрен төрле дистанцияләрдә күрсәтте. Мөфти хәзрәт исә, мөфтиятнең күпчелек вәкилләре кебек үк, иң зур аралыкны - 21,1 км-ны йөгереп узды.
Казан ярыммарафонының юлы Ак барс Аренадан башланды һәм Миллениум күпере, Кремль яр буе һәм С.Хәким урамыннан узды.
Камил хәзрәт Сәмигуллин төрле йөгерешләрнең даими катнашучысы булып тора. Иң озын дистанцияне ул 2019 елның язында "Казан марафонында" үтте - ул чакта ул 42 км-ны йөгерде.