Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 6нчы көнендә (12нче октябрьдә), Казанның Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Гадәт буенча сишәмбе иртәсендә алдан язылып килүчеләр мөфти белән якыннан аралашты, аңа үзләренең гозерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде, аңардан киңәш һәм нәсыйхәтләр сорады, төрле эчтәлектәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Очрашуда шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.
Мисал өчен, хәләл ял базасы проектын тормышка ашыру мәсьәләләре турында Halal Resort җитәкчесе, эшмәкәр Ринат Нуриев сөйләде, мөфтине Балык бистәсе районы Камский бистәсенә кунакка чакырды. Хәзрәт проектның бик кызыклы булуын, киләсе елга яшүсмерләр өчен ялны оештыру мөмкинлекләре буенча әңгәмә узды. Җәмәгать эшлеклеләре Айдар Хәбибуллин – мөселман зиратлары, ә Равил Мөхәммәтҗанов Хәтер көнен рәсми календарьларга истәлекле көн итеп кертү буенча тәкъдимнәрен тапшырдылар.
Халыкны кабул итүне атна саен сишәмбе иртәсендә Кол Шәриф мәчетендә уза. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.