Бүген, Рабигыль-әүвәл 8нче көнендә (14нче октябрьдә), Казанда «Хәзерге Россиянең фән-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» исемле ике көнлек Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Конференциянең төп оештыручысы булып «Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе» (НОТА) тора. Конференциянене оештыручылар статусында — Россия ислам институты үткәрә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Рус Православие Чиркәвенең Казан епархиясе, Казан православ рухи семинариясе, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды.
Конференциянең пленар утырышын ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Ислам мәгарифе Советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин алып барды. Утырыш Коръән аятьләре уку белән башланды һәм катнашучылар адресына рәсми сәламләү сүзләрен җиткерү белән дәвам итте. Конференциянең тантаналы ачылышында сәламләү чыгышлары Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе президенты (НОТА), ОЦАД ректоры митрополит Волокаламский Иларион, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән чыгышлар яңгырады. Мисал өчен, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламләү мөрәҗәгатен яңгыратып, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе Әскәр Гатин бүген Татарстанда дини һәм теологик белем бирүнең нәтиҗәле системасы төзелгән булуын билгеләп үтте һәм күптән түгел дөнья күргән «Гражданская идентичность мусульман России» дәреслегенең авторлык коллективына рәхмәтен белдерде, дәреслек өстендә шул исәптән ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да эшләде.
Аннары Татарстанның традицион конфессияләре лидерлары – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан рухи семинариясе ректоры Владимир атакай, Татарстанның баш раввины Реб Ицхак Горелик сүз алды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында бүгенге конференциянең истәлекле вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу алдыннан узуын искә төшерде. «Бу истәлекле дата татар халкы һәм Россия мөселманнары тарихында иң истәлекле даталарның берсе булып санала. Ул Исламны күпмилләтле Россиянең төп халыклары тоткан дин булуын дәлилли. Димәк, бүген Россиядәге күпдинле җәмгыятьнең асылын исламнан башка танып булмый, чөнки бөек Россия милләтен формалаштыруда мөселманнар да катнашты», - диде мөфти. Аннары ул җыенда катнашучыларның игътибарын илдәге ислам теологиясенең иң беренче чиратта үз дини мирасына һәм Россия территориясендә 11 гасыр дәвамында яшәп килгән традицияләргә нигезләнергә тиешлеген әйтте: “Ата-бабаларыбыз безнең өчен бәяләп бетергесез рухи мая калдырган, һәм безнең бурычыбыз – аларны өйрәнү һәм үзләштерү, популярлаштыру һәм аларга карата яшьләрдә кызыксыну уяту". Мөфти Россия мөселманнарының гражданлык һәм милли үзенчәлеге мәсьәләләренә тукталды, һәм Татарстан мөселман мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында гражданлык һәм милли үзаңны формалаштыруга аерым игътибар бирүен искәртте. – Россиянең күпсанлы халыклар һәм дини төркемнәр өчен зур йорт булуы беркемдә дә шик булырга тиеш түгел. Илебезнең чикләрен яклауда, Россия дәүләтчелеген төзүдә, аның икътисадын үстерүдә барча төпле халыклар катаншты. Россия иминлеге халыклар арасындагы үзара аңлашуга нигезләнә. Моны дини генә түгел, дөньяви уку йортларында да аңлатырга кирәк”, – дип мөфти йомгак ясады.
Катнаш форматта уза торган конференциядә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Россиянең 40 ка якын "Теология" укыту юнәлешен тормышка ашыручы, шул исәптән Ислам дини югары уку йортлары ректорлары һәм башка вәкилләре катнаша. Мисал өчен, экспертлар арасында БИА, Дагыстан, Чечня, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте ислам институтлары вәкилләре, дөньяви югары уку йортлары ректорлары һәм вәкилләре, шул исәптә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Пятигорск дәүләт университеты, Россия дәүләт университеты, Мәскәү педагогика дәүләт университеты һ.б. кебек дөньяви югары уку йортлары ректорлары, проректорлары һәм вәкилләре бар. Моннан тыш, конференция эшенә Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге Гуманитар фәннәр университеты ректоры Халид әл-Ябхүни (Әбү Даби шәһәре, БГӘ), Мисырның “Нур-Мөбарәк” ислам мәдәнияте университеты, Сиди Мөхәммәд бин Габдулла (Фәс шәһәре, Марокко) һәм Сәбәхәддин Заим исемендәге университет (Истанбул шәһәре, Төркия) мөгаллимнәре кушылды.
Конференция кысаларында төп эш юнәлешләре булып илнең рухи иминлеге, динара татулык, дәүләт һәм дин арасындагы багланышлар, дин тотучыларның гражданлык үзенчәлекләре, мәдәни күптөрлелекне саклау, студент-теологның фәнни-тикшеренү фикерләү культурасын формалаштыру, фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге, бердәм диниара фәнни кыр булдыру өчен дөньяви һәм төрле диннәр белән бәйле рухи уку йортлары галимнәренең һәм мөгаллимнәренең тырышлыгын берләштерү мәсьәләләре тора.
15 октябрьдә Халыкара фәнни-гамәли конференция чаралары Россия Ислам институтында дәвам итәчәк. Анда РИИ – Казан рухи семинариясе телекүпере форматында түбәндәге секцияләрне уздыру көтелә: “Теология һәм мәгариф: фәнни фикерләү культурасы”, “Россия халыкларының теологиясе һәм рухи-әхлакый культурасы: рухи һәм дөньяви уку йортларының христиан һәм Ислам теологиясенең үзара хезмәттәшлеге үрнәге”, “Теология һәм кыйммәтләр: традицион диннәр ресурсы”. Конференция “Теология 48.04.01 юнәлешендәге студентны тәрбияләүнең теоүзәк моделе” һәм “Югары мәктәп белем бирү оешмасының тәрбия программасында теологиянең урыны” дигән мастер-класслар белән тәмамланачак.
Конференциядә урынга килеп тә, читтән торып та катнашып була. Пандемияне исәпкә алып, кайбер экспертлар конференция эшенә Фәнни-белем бирү теология ассоциациясенең (НОТА) http://nota-theology.ru/ адресы буенча урнашкан сайты аша кушыла ала.