Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 15нче көнендә, Казанда Россия ислам институты базасында Ислам уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләү буенча экспертларга кандидатлар аттестация узды. Кандидатлар ике атна дәвамында Ислам мәгарифе советы тарафыннан оештырылган “Дини белем бирү өлкәсендә эксперт эшчәнлеге” дип исемләнгән квалификация күтәрү курсларында катнашты. Әлеге курсларны Россиянең 6 төбәгеннән (Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Ингушетия республикалары) экспертлыкка кандидат булган 28 кеше үтте. Йомгаклау аттестациясендә кандидатларга мөселман дини белем бирү системасында эксперт эшенә әзер булуларын, шулай ук ислам уку йорты эшчәнлеге күрсәткечләрен анализлый белүләрен күрсәтергә кирәк иде. Биремнең катлаулы булуына карамастан, аны барлык кандидатлар да башкарып чыкты.
Аттестация комиссиясен Татарстан мөфтие урынбасары, Ислам мәгарифе советы рәисе, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин җитәкләде. Ул аттестация тәмамланганнан соң билгеләп үткәнчә, Россия ислам мәгариф системасының әйдәп баручы белгечләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм мәгариф өлкәсендәге эксперт оешмалары вәкилләре булган барлык кандидатлар йомгаклау аттестациясе биремнәрен лаеклы үтәделәр һәм алар ислам мәгарифе өлкәсендә барлыкка килүче эксперт бергәлегенең нигезен тәшкил итәчәкләр.
Аттестация комиссиясе әгъзасы, иҗтимагый аккредитация комиссиясе рәисе, Россия ислам институтының уку-укыту эшләре буенча проректоры Марат Гыйльманов билгеләп үткәнчә, Ислам мәгарифе тарихында мондый укыту беренче тапкыр уздырыла һәм алар Россиянең ислам уку йортларын иҗтимагый аккредитацияләүдә катнашачак белгечләрне әзерләү өчен кирәк.
Ил дәрәҗәсендә беренче тапкыр Россиянең ислам уку йортлары эшчәнлегенең сыйфатын бәяләү системасына күчеш башланып китәчәк. “Бу мәсьәлә буенча фикер алышу күптәннән бара, – дип билгеләп үтте Марат Гыйльманов. – Татарстан Республикасында ислам уку йортларын күп тапкырлар ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан төрле тикшерүләр үткәрелде, ел саен Ислам мәгарифе советы әгъзалары эшчәнлегенә мониторинг уздырыла, Ислам уку йортлары эшчәнлегенең сыйфатын бәяләү критерийлары системасы, бигрәк тә объектив сәбәпләр аркасында дәүләт аккредитациясен үткәрү мөмкин булмаган урта звено турында фикер алышынып киленде. Нәтиҗәдә, Россия Федерациясенең хокукый киңлеге кысаларында теге яки бу уку йортының белем бирү сыйфатын бәяләү системасы буларак, иҗтимагый аккредитация идеясенә тукталдык. Иҗтимагый аккредитацияләү процедурасы ихтыяри, ул ислам югары уку йортларында һәм мәдрәсәләрдә хезмәттәшләребез арасында киеренкелек тудырмаячак, әмма Ислам мәгарифе советының иҗтимагый аккредитация эксперты булучылар Россия ислам мәгариф системасында үзләренең югары әзерлекләрен күрсәтеп, кайбер өстенлекләргә ия булачаклар”, – диде Марат Ринатович.
Ислам мәгарифе советының иҗтимагый аккредитациясе системасы белән тулырак www.islamobr.ru сайтында, «Совет эшчәнлеге» бүлегендә танышырга мөмкин.