9 ноябрьдә Норлат мөхтәсибәте башлангычы белән Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында Covid-19га каршы прививка ясау бүлмәсе ачылды. Район үзәк хастаханәсе табибы һәм шәфкать туташы биредә барлык теләүчеләрне өчен атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 09.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итә. Мөхтәсибәт вәкилләре, Норлат халкын чакырып, социаль челтәрләр аша хәбәр бирде. Дин кардәшләребез өчен биредә барлык уңайлыклар тудырылган: иркен көтеп тору бүлмәсе, машина кую урыны бар. Прививка ясату шәригать таләпләрен үтәп башкарыла. Бүгенге көнгә Мөселман мәгариф үзәгенә килеп 51 кеше прививка ясатырга өлгерде.
Норлат мөхтәсибәте прививка ясау бүлмәсен ачты
12 ноябрь 2021 ел 16:37
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт һәм «Хозур» нәшрияты «Әхмәт ибн Фадланның сәяхәте ...” китабы буенча бәйге игълан итә. Төп приз – маунтинбайк!
02 сентябрь 2022 ел 10:59
Мөфти китапларны тыю турында: "Дини әдәбиятны бастырганчы тикшерү өчен Россиякүләм дини экспертлар оешмасы кирәк"
01 сентябрь 2022 ел 18:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы