Мөфти халыкны кабул итте

18 ноябрь 2021 ел 13:32
Мөфти халыкны кабул итте

Бүген, рабигыль-ахыр аеның 13нче көнендә (18нче ноябрьдә), Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итү көнен уздырды. Гадәт буенча алдан язылып килүчеләр мөфти хәзрәт белән якыннан аралашты, аңа үзләренең гозерләрен җиткерде, киңәш-нәсыйхәтләр сорады. Мөфтигә шәхси сорауларын җиткерүчеләр дә, гомуми проектлар буенча фикер алышырга килүчеләр дә булды. Татарстан мөфтияте белән бергә татар халкының тарихи, дини мирасын барлау, халыкка җиткерү буенча тәкъдимнәре белән тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалимов бүлеште. Очрашуда Нәзарәт белән бергәлектә Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорына караган дини әсәрләрне өйрәнү, бастыру хакында сүз барды. Камил хәзрәт тәкъдимне хуплады, киңәшләрен бирде.

Моннан тыш, көн дәвамында мөфтигә эшмәкәрлек алып бару, сату-алу мәсьәләләре буенча киңәшләр сорап мөрәҗәгать итүчеләр, шәхси сорауларын җиткерүчеләр дә булды.

Халыкны кабул итүне атна саен "Кол Шәриф" мәчетендә дәвам итү ниятләнә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана