Казанда фәтвалар чыгару үзенчәлекләре буенча курслар башланды

22 ноябрь 2021 ел 16:52
Казанда фәтвалар чыгару үзенчәлекләре буенча курслар башланды

Бүгеннән Россия ислам институтында чит ил һәм Россия белгечләре катнашында «Россиядә һәм Ислам дөньясында фәтвалар чыгаруның үзенчәлекләре: теория һәм практика» дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары башланды. Әлеге чара “Ислам дин белеменең заманча мәсьәләләре” квалификациясен күтәрү курслары кысаларында уза. Курсларны Россия ислам институты һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

Сәламләү сүзләре һәм катнашучыларга изге теләкләрен җиткереп модульне ТР мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер “ислам хокукы актив, көчле үсештә, бүгенге көн-вәзгыять мөселманнар алдына бик күп сораулар куя һәм җавап көтә". Ректор беренче итеп Татарстан мөфтие, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирде. Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә фәтвалар Голәмәләр шурасы тарафыннан киңәшләшеп чыгарыла. Бу тәҗрибә белән ул туры эфир барышында уртаклашты. Ул ислам дин гыйлеме мирасына караган хезмәтләрдән фәтвалар чыгару үзенчәлекләре һәм шартлары турындагы тезисларны китереп узды һәм әлеге эшчәнлекнең зур җаваплылыгын ассызыклады. Очрашу ахырында Камил хәзрәт сорауларга җавап бирде.

Фәтва чыгару үзенчәлекләре буенча дәресләр Казан шәһәре, Газовая ур., 19 йорт адресы буенча РИИ бинасында, шулай ук ZOOM платформасы ярдәмендә дистанцион рәвештә уза. Модуль эшендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге хезмәткәре, Казан ислам университетының өлкән укытучысы Әхмәд Әбү Яхъя, Казан казые һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге башлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат Мөбарәков, ислам фәннәре докторы, КИУның дини дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының фәнни сәркатибе Рөстәм Нургалиев, ислам фәннәре докторы, Әбу-Даби мөфтие (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Мөхәммәд Әсләм әл-Маймани, фән докторы, татар дини мирасы буенча белгеч (Әр-Рияд, Согуд Гарәбстаны) Фәйсал Саад бин Җәбр Джабр һәм башкалар катнаша.

Модуль төгәлләнгәч, квалификация күтәрү курсларын узу турында таныклык тапшырылачак.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана