Бүген Җиддә шәһәрендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибе «Россия – ислам дөньясы: диалог һәм хезмәттәшлек перспективалары» темасына багышланган. Төркем эшендә Татарстан Президенты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша. Мәртәбәле кунаклар арасында Согуд Гарәбстаны короле киңәшчесе, принц Халид әл-Фәйсал кебек башка хөрмәтле шәхесләр бар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, пленар утырышны ачып, катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәргән сәламләү хатын укыды. Рөстәм Нургали улы билгеләп үткәнчә, ил Президенты мөселман илләре белән багланышларга зур игътибар бирә һәм 2005 елда Россия нәкъ менә РФ Президенты инициативасы белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды.
- Бүген безгә мөнәсәбәтләребезнең мөмкинлекләрен активрак кулланырга кирәк. Безгә терроризмга каршы көрәшне нәтиҗәле итү һәм традицион әхлакый кыйммәтләрне саклау, җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган әгъзалары һәм милли азчылыклар турында кайгырту, табигый һәм техноген катастрофаларга каршы көрәш, экология кебек юнәлешләр буенча үзара бәйләнешне бергәләп арттырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул, Татарстанны мисалга китереп: "Халыклар һәм диннәрнең гармонияле яшәеше һәм үзара хезмәттәшлегенә корылган Татарстан моделе бүген илкүләм иминлек һәм РФнең алга таба үсеш Стратегиясе мәсьәләләрендә акыллы алым үрнәге буларак күрсәтелә", - дип билгеләп үтте. Татарстан Президенты үз чыгышында аерым игътибарны Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына да юнәлтте.
“Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы барышында Рөстәм Миңнеханов 1803 елны мөселманнар әзерләгән беренче басма Коръән нәшер ителү истәлекле елы итеп билгеләү, шулай ук Казанны «Мөселман дөньясында беренче басма Коръән басылган шәһәр» дип игълан итү башлангычы белән чыкты. Ул шулай ук искә төшергәнчә, нәкъ менә Казанда 1803 елда мөселман типографиясендә Коръән беренче тапкыр массакүләм басылды.
Исегезгә төшерәбез, Нәзарәттә махсус эшләнгән “Казан басма” дизайнлы компьютер шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләнә. “Казан басма” исемле дизайнлы компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалды. Шрифт Коръән мөсхәфләрен бастыруга яңа зур мөмкинлекләр ачачак, Коръән һәм китаплар бастыруның татар традицияләрен яңартуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк.
“Казан басмасы” мөселманнар чыгарган беренче басма Коръән булып тора: ул 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күрә. Басма өчен уникаль шрифт әзерләнгән була, шул сәбәпле Казанда басылган Коръән дөньякүләм танылу ала. “Казан басмасы” бик күп тапкырлар басылып чыкан, әмма галимнәр арасында басмада җибәрелгән хаталар турындагы бәхәсләр булган. 1909 елда Казанда “Казан басмасы”ның кимчелекләрен тикшерү өчен 300 мөселман галиме катнашында махсус фәнни җыелыш була. Аның эшендә Әхмәдһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, Муса Бигиев һәм башка танылган дин белгечләре дә катнаша, әмма төрле сәбәпләр аркасында “Казан басмасы” кабаттан бастырылмыйча кала. Әлеге проектны тормышка ашыруга Татарстан мөфтияте тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында алына.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.