Норлат һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә көн саен 120дән артык мохтаҗны ашаталар

01 декабрь 2021 ел 10:00
Норлат һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә көн саен 120дән артык мохтаҗны ашаталар

Норлат һәм Чистай мөхтәсибәтләрендә социаль ашханәләр эшләвен дәвам итә. Биредә кайнар ризыкны һәр көнне, диненә һәм милләтенә карамастан, һәр мохтаҗ кеше килеп ала.

Әлеге изге башлангыч Норлат мөхтәсибәтендә 2021 елның февралендә эшли башлады. 9 ай барышында Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә барлыгы 13500 мохтаҗ ашатылды. Иртәнге сәгать 11дән көндезге икегә кадәр ланч-боксларга салынган кайнар ризыкны мөхтәсибәт вәкилләре 60-70 кешегә өләшә. Мохтаҗлыкта яшәүчеләр, фәкыйрь-мескеннәр, күп балалы гаиләләр – атнасына якынча 426-490 кеше итле, кайнар ашлар белән тәэмин ителә. Ашамлыклар сәдакага җыелган акчага сатып алына, сәдаканы ризык белән китерүчеләр дә бар. Киләчәктә тәгълим үзәгендә көн саен 100-ләп кешене ашату күздә тотыла. Норлат мөхтәсибәте әлеге эшчәнлекне район хакимияте һәм социаль хезмәткәрләр белән бергә башкара.

Авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм күрсәтүдән тыш, мөхтәсибәттә тагын мохтаҗларга җәйге, көзге, кышкы киемнәр таратыла. Яхшы хәлдәге яки яңа киемнәрне районның мохтаҗ халкы тәгълим үзәгенә килеп ала.

Татарстанда мохтаҗларны ашату буенча социаль башлангыч шулай ук Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә дә дәвам итә. Биредә көн саен 45-55 кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана