Бүген, рабигыль-ахыр аеның 28нче көнендә (3нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә “Газпром межрегионгаз Казань” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ринат Сабиров һәм генераль директорның хакимият органнары һәм социаль әһәмияткә ия кулланучылар белән эшләү буенча урынбасары Айдар Таһиров белән очрашты.
Кунакларны каршылап, Камил хәзрәт Ринат Касыйм улы Сабировка дини оешмаларга карата булган игътибары, җылы мөнәсәбәте, актив диалог алып баруы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ул шулай ук җитәкчеләргә Татарстан мөфтиятенең күпкырлы эшчәнлеген күрсәтте, медиапроектлар, нәшрият, яшьләр белән эш, дәгъвәт һ.б. өлкәләрдәге башлангычлар хакында сөйләде. Очрашу истәлеге итеп, хәзрәт кунакларга «Хозур» нәшриятында бастырылган китаплар бүләк итте.