Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре күренекле дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Сәрвәретдин хәзрәт Мифтахетдинның оныгы — Мәскәү дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы, Лобачевский һәм Ломоносов премияләре лауреаты Иҗат әфәнде Сабитов белән очрашты. Ул 100-гә якын фәнни хезмәт авторы. Очрашуда шулай ук Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе, хаҗия Камәрия ханым Хәмидуллина, “Безнең мирас” журналы баш редакторы, шагыйрь Ләбиб әфәнде Лерон да катнашты. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин олы кунакны мәдрәсә әһелләренә тәкъдим итеп, аның дөньякүләм билгеле зат икәнен, әле генә олы Лобачевский премиясе иясе булганын, татарча камил белгәнен, аның бабасы мәгърифәтче Сәрвәретдин хәзрәтне фәнни яктан өйрәнеп, татар вә ислам дөньясына яңа шәхес итеп ачарга мөмкин булуын ассызыклап китте. Галимнең бабасы — Сәрвәретдин хәзрәт мәгърифәтче, галим Риза хәзрәт Фәхретдин белән фикердәш һәм дус булган.
Профессор Иҗат әфәнде җомга намазында катнашты, шәкертләр каршында чыгыш ясады, мәдрәсәнең китапханәсе, музее, уку сыйныфлары, торак бүлмәләре, умартачылыгы белән танышты. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншинга китапханә өчен үзенең татар телендә чыккан китапларын бүләк итте. Очрашуда Иҗат Сабитовның әтисе Хак Сабитов җәлилче Әхмәт Симаевның хезмәттәше булганы, Муса Җәлил белән якын аралашканы ачыкланды. Әдәбият белән мавыгуны Иҗат әфәнде Муса Җәлил белән таныш булган, халык иҗаты белән кызыксынган әтисеннән мирас итеп алган. Иҗат Хак улы туган татар телен, берничә чит тел, шулай ук элеккеге СССР халыклары телләрен белә. Ул Көнбатыш һәм Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм поэзиясен белә һәм ярата, үзе дә (нигездә татар телендә) шигырьләр яза. Аның берничә шигыре композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм татар эстрадасында уңыш белән башкарыла. Шәкертләр алдында да ул, әнисе яраткан, “Сак-Сок” бәетенең беренче юлларын көйләп күрсәтте. Очрашу барышында мәдрәсә музеенда Сәрвәретдин хәзрәт хезмәтләрен өйрәнү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл дә узды. Бу эшне башлау өчен беренче чаралар да билгеләнде. «Минем бабам 1890 елда указлы мулла булып билгеләнә. Документта аңа 28 яшь булган дип теркәлгән. Димәк, бабам 1862 елгы. Ул алдынгы карашлы дин белгече, җәдитче санала, дини китаплар, журналларга мәкаләләр яза. Риза Фәхретдин белән дуслар була. Аның мәдрәсәсендә малайлар белән бергә кызлар да укый. Ялган әләк белән бабам кулга алына, ләкин гаебе исбатланмагач, азат ителә. Аннары ул үз эшен дәвам итә», — диде Иҗат Сабитов. «Сәрвәретдин хәзрәт бик кызыклы шәхес. Аны җәдитче, гуманист, философ буларак ачарга мөмкин. Аны күтәрергә кирәк. Ул безнең өчен яңа исем булыр иде», — диде Камәрия ханым Хәмидуллина. Дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Сабитов Сәрвәретдин Мифтахетдин улы 1862 елда Казан губернасы Чистай өязендә (кайбер чыганаклар буенча. Самара губернасы Бөгелмә өязендә) туган. Троицк мәдрәсәсендә белем алган. 1890-1913 елларда Оренбург өязенең Бушман-Суун-Каракыпчак волостенең Теләумбәт авьлында имам-хатыйб Һәм мөдәррис булып торган. 1913 елдан Оренбург өязе Югары Биккузино авылында яшәгән ысулы җәдит мәктәпләрен оештыру белән шөгыльләнгән. Ислам дине белеме, педагогика буенча хезмәтләре бар: Вәзаифе инсан Казан. 1898: Әдәбе тәзәввуҗ Оренбург. 1908: Ислам Тәрәккый Ислах Казан. 1913. Шәехзадә Бабич анын турында үзенең Китабен-нас фи хакк-әл-хавас» (“Күренекле шәхесләр турында китап”) исемле атаклы әсәрендә аерым эпиграмма да язып калдырган: Сәрвәретдин Мифтахетдин — һәм мөдәррис, һәм имам. Ул туганда ук «ислам, ислам, ислам, ислам...» дип туган.