Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 5нче көнендә (9нчы декабрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә чираттагы Президиум утырышы үтте. Утырыш Лениногорск һәм Әлмәт районнары имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланды. Алга таба Президиум сәркатибе сайланды һәм көн тәртибендәге сораулар каралды. Президиум утырышы әгъзалары беренче эш итеп 2022 елга тематик исем билгеләделәр һәм киләсе елда бик зур тарихи вакыйга билгеләп үтелүен истә тотып, 2022 елны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында үткәрү тәкъдимен кабул иттеләр. Киләсе елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салынуга 140 ел, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан, яңа медальләрне раслау турында карарлар кабул ителде, 2022 ел дәвамында билгеле бер шәхесләрне нәзарәтнең “Мәрҗани” ордены белән бүләкләү буенча фикер алышу узды, Казан шәһәре мөхтәсибәтләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм башка хуҗалык-оештыру эшләрен алып баруга бәйле мәсьәләләр каралды.
Нәзарәтнең Президиум утырышы 2022 елга Ислам кабул итүнең 1100-еллыгы исемен бирде
09 декабрь 2021 ел 15:13
Соңгы яңалыклар
Камил хәзрәт Төркиянең Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк директоры белән очрашты
15 ноябрь 2022 ел 13:50
Ютазы районында “Фәнис” мәдрәсәсенең 15 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итте
14 ноябрь 2022 ел 18:06
Түбән Камада “1100-еллык”ка стела ачылды һәм яңа мәчет белән рухи үзәк төзелеше башланды
14 ноябрь 2022 ел 17:41
Мөслим районында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу узды
14 ноябрь 2022 ел 09:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы