Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 5нче көнендә (9нчы декабрьдә), Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә чираттагы Президиум утырышы үтте. Утырыш Лениногорск һәм Әлмәт районнары имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланды. Алга таба Президиум сәркатибе сайланды һәм көн тәртибендәге сораулар каралды. Президиум утырышы әгъзалары беренче эш итеп 2022 елга тематик исем билгеләделәр һәм киләсе елда бик зур тарихи вакыйга билгеләп үтелүен истә тотып, 2022 елны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында үткәрү тәкъдимен кабул иттеләр. Киләсе елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салынуга 140 ел, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел тулу уңаеннан, яңа медальләрне раслау турында карарлар кабул ителде, 2022 ел дәвамында билгеле бер шәхесләрне нәзарәтнең “Мәрҗани” ордены белән бүләкләү буенча фикер алышу узды, Казан шәһәре мөхтәсибәтләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм башка хуҗалык-оештыру эшләрен алып баруга бәйле мәсьәләләр каралды.
Нәзарәтнең Президиум утырышы 2022 елга Ислам кабул итүнең 1100-еллыгы исемен бирде
09 декабрь 2021 ел 15:13
Соңгы яңалыклар
Республика шәһәрләрендә һәм авылларында Гает уңаеннан балалар һәм гаилә бәйрәмнәре уза. Казанның "Әхмәдзәки" мәчетеннән һәм Лаештан фоторепортажлар
21 апрель 2023 ел 15:58
Татарстан мөфтие гаеттә: “Ураза бәйрәме ул – яңа тормышны башлап җибәрү өчен иң яхшы сәбәп”
21 апрель 2023 ел 09:55
Нәзарәт иң яхшы тышкы бизәлеш буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе җиңүчесен билгеләде
21 апрель 2023 ел 06:24
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы