Бу көннәрдә Казанга эш сәфәре белән Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Изге Коръән Дубай халыкара премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави булып китте. Татарстанга ул үзенең укучысы – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруы буенча килде. Сәфәренең төп максаты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа проекты – Коръәннең кулъязма Мүсхәфен әзерләп чыгаруда ярдәм итү белән бәйле иде.
Проект илебезнең Коръәнне өйрәнү гыйлеме һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия булачак. Моннан тыш, ул каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле һәм Гыйльмел-Хат ислам фәнендә югалган татар традицияләрен торгызуда беренче адым булачак. Мүсхәфне язу – Татарстан мөфтиятенең Коръәнгә хезмәт итүдә эзлекле эшчәнлегенең кульминацион этабы итеп тә кабул ителәчәк. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып җирле фәнни-гыйльми берләшмә күзәтчелегендә җирле хаттат тарафыннан кулдан язылган мүсхәф торачак һәм ул бастырылган тираж белән дөнья күрәчәк.
Гыйльмел-Хат – гарәп хәрефләрен язу кагыйдәләрен өйрәнүче фән. Һәрбер хәрефнең үзенең кануни рәвештә билгеләнгән, ләкин шрифт – хаттка карап төрле язылышы бар. Хаттның бер стиле кысаларында бер хәрефнең 100гә кадәрге язылыш төрләре кулланыла ала. Хәрефләрнең кагыйдәләр буенча язылмавы хата санала.
Шунысы игътибарга лаек, кулъязма Мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе хәзерге дөньяда Согуд Гарәбстаны, Төркия, БГӘ, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар. Хәзер бу эшкә Казанда да керештеләр. Моның өчен шәех әр-Рави Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Мүсхәф әзерләү комиссиясе киңәшмәсендә катнашты һәм бу эш өстендә шөгыльләнүчеләргә аны төзү һәм язу методологиясен аңлатты.
Проектның төп башкаручысы итеп Казан каллиграфы Артур Писаренко сайлап алынды – ул танылган хаттат, Россия ислам институты каршындагы “Ән-Намир әл-Мүхаттат” гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте. Әлеге эшкә шулай ук Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм Нургалиев, Казанның Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит Фәизов һәм Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләре җәлеп ителде.
Киңәшмә барышында шәех утырышта катнашучыларга бу эшнең Аллаһы Тәгалә каршында һәм бөтен дөнья өммәте алдында югары җаваплылык булуы турында искәртте һәм аны гамәлгә ашыра башлаганчы ук дөрес ниятләрдә булырга өндәде. Шулай ук ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт җитәкчелегендә әлеге эштә бердәм булып эшчәнлек алып баруның мөһимлеген ассызыклады.
Шәех шулай ук үзе җитәкчелек иткән Дубай Изге Коръән халыкара премиясе Коръән әзерләү буенча Комиссиянең Мусхаф язу буенча тәҗрибәсе белән бүлеште. Мисал өчен, теге яки бу сүзне төгәл һәм хатасыз итеп язу өчен Дубай белгечләре беренчел чыганакларга мөрәҗәгать иткәннәр, тулаем рәвештә фәнни тикшеренүләр үткәргәннәр, һәрбер хәреф һәм хәрәкәне кабаттан тикшергәннәр. Шуның белән беррәттән, Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм матур язудан тыш, аларның ачык-аңлаешлы булуын да истә тотарга кирәк, чөнки гарәп телен белмәүчеләр бу язылышны башкалар аңламаска мөмкин. Шәех моңа аеруча зур игътибар бирде – хәрефләрнең язылышы, хәрәкәләрнең һәм сүзләрнең урын алуын гарәп булмаган, гарәп телен белмәгән мөселман кешесе Мүсхәф текстын җиңел укый алырга тиеш.
Казанга сәфәре барышында Дубай шәехе Мәэмүн әр-Рави шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йортында булды, “Хозур ТВ” телеканалына әңгәмә бирде, РИИ мөгаллимнәре һәм студентлары өчен лекция укыды.