Бүген Шәһре Болгарда тантаналы рәвештә Россиякүләм мөселман җыены ачылды. Ул – быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында тәүге чара. Шул рәвешле, форум Россия һәм Татарстанда әлеге зур тарихи датаны билгеләп үтүгә старт бирде. Татарстан мөфтияте тарафыннан оештырылган форум Әтил елгасында Россия мөселманнары корылтае рәвешендә үтә. Анда катнашу өчен Татарстан, Мәскәү, Ленинград һәм Свердовск өлкәләре, Кузбасс, Башкортостан, Мари Иле республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән дин кардәшләр җыелды.
Катнашучылар Болгарга кичә үк килеп урнашты. 4 көнлек форумның эшендә күренекле экспертлар, галимнәр, атаклы вәгазьчеләр катнаша. Мисал өчен, бүген форумның рәсми ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, профессор, сәясәт фәннәре докторы, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов һ.б. катнашты.
Чара Коръән уку белән башланды. Изге Китаптан аятьләрне Кемерово өлкәсе Югра шәһәреннән килгән катнашучы, Коръән хафиз Хөсәен Дарвозиев укыды. Аннары катнашучыларга сәламләү сүзләре белән кабул итүче як буларак БИА ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов мөрәҗәгать итте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алып, үзенең вәгазе барышында “Әлү-Гыймран” (“Гыймранның гаиләсе”) сүрәсенең 14 нче аятенә аңлатмалар бирде һәм әлеге аятьтә Аллаһыдан ераклаштырган, әмма кеше күңеле тартылган җиде төрле мәхәббәтне санап узды. Алар – гүзәл затларга, балаларга, алтын-көмеш, мал-мөлкәт җыюга булган омтылыш, саф токымлы атлар, йорт хайваннарына, мал-туарга, чәчүлекләргә булган мәхәббәт. Аннары мөфти хәзрәт юбилей елында Нәзарәт тарафыннан башкарырга ниятләнгән проектлар белән таныштырды һәм тарихи датаның Россия мөселманнары өчен әһәмиятен аңлатып үтте. Камил хәзрәт “ислам дине хәзерге Россия җирлегендә иң беренче кабул ителгән илаһи дин” дип билгеләде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанда һәм Россиядә 1100 еллык уңаеннан чаралар уздыру башлангычлары өчен рәхмәтен белдерде һәм 2019 елда Рөстәм Нургали улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында 1100 еллыкка багышланган тантаналы чаралар үткәрүгә әзерлек буенча йөкләмә бирде, дип искәртте. “Әлеге вакыйга татар халкын үстерүдә, Россиянең әйдәп баручы диннәренең берсе буларак Исламны торгызуда зур роль уйнады", – дип билгеләп үтте ул вакытта республика Президенты. Камил хәзрәт форумда катнашучыларга шулай ук Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча республикакүләм оештыру комитетын җитәкләвен, Җиддәдә узган "Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышында Казанга "Беренче басма Коръән шәһәре” статусын бирү тәкъдиме белән чыгуын һәм илебезнең вакцина ясаткан мөселманнарына 2022 елда хаҗ кылырга кертүен сорап, Согуд Гарәбстаны хакимиятенә мөрәҗәгать итүе хакында җиткерде.
Аннары хәзрәт форумда катнашучыларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 1100 еллык кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла торган проектлары белән таныштырып үтте. Алар арасында ул “Казан басмасын” чыгару, рус телендә онлайн-мәдрәсәне, кулъязма Коръән Мөсхәфен, "Даруль-кутуб" электрон китапханәсен, "Ибне Фадлан" документаль-нәфис фильмын һ. б. атады.
Сүз уңаеннан, форум әлеге кинопроектның киңәйтелгән трейлерын күрсәтү өчен үзенчәлекле премьера мәйданчыгына да әверелде: биредә тамашачылар өчен беренче тапкыр "Ибне Фадлан" тизерын күрсәтелде. Шулай ук форум барышында катнашучыларга "Хозур ТВ" телеканалы студиясендә тавышландырылган "Билал" тулы метражлы анимацион фильмы да күрсәтеләчәк.
Форумда катнашучылар алдында фәнни лекция белән Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да чыгыш ясады. Ул Россиядә ислам тарихы, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү, Россия территориясендә ислам дине таралуның яңа этабы буларак, җәдитчелек һәм кадимчелек карашларының татарлар арасында ислам үсешенә йогынтысы турында сөйләде. XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Россия өммәте тормышында барган процессларны мисалга китереп, ул шушы елларны илебездә ислам дине тарихында чәчәк атучы этап булуын ассызыклады һәм хәзерге мөселманнарның үз проблемаларын хәл итү өчен эчке ресурслар эзләргә, игътибарны тышкы факторларга юнәлтү кирәкмәвен билгеләп үтте.
Форумның тагын бер кызыклы чарасы булып татар батыры образын торгызучы «Туганбатыр» милли проектын тәкъдим итү тора. Проект Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә “Туган авылым” милли-туристлык комплексы тарафыннан тормышка ашырыла һәм ул киң җәмәгатьчелек тарафыннан кызыксыну тудырып өлегерде инде. Форумда катнашучыларга Туганбатыр иң беренче булып тәкъдим ителде.
Концепция татар халык иҗаты мотивларына нигезләнеп булдырылган: җыелма образ кыю, батыр, көчле, зирәк, ышанычлы, яңа белем һәм һөнәрләрне үзләштерүгә омтылучы татар ир-егете итеп формалаштырылган. Тән гайрәтенә ия булса да, татар батырының көче барыннан да элек аның акыл зиһенендә чагыла – зирәклеге ярдәмендә ул үз дошманнарын җиңә һәм аларны көлкегә калдыра. Татар каһарманының җыелма образына Туганбатыр исеме бирелә, чөнки ул “яңадан тудырылган” герой. Аның тагын бер сыйфаты бар: Туганбатыр — гаилә традицияләрен саклаучы, татар кыйммәтләрен буыннан буынга тапшыручы, үз Ватанын яклап чыгарга әзер булган каһарман. Образны барлыкка китерүчеләр фикеренчә, татар батыры образының төп өндәмәсе дә шуннан гыйбарәт: ул туган нигездән чыгып китеп күпмилләтле шартларга чумган яшь татар буынын милли асылга һәм башлангычка кайтарырга тиеш.
Туганбатыр яңа сюжетларда, компьютер уеннарында, комиксларда, мобиль квестларда, мультфильмнарда гәүдәләндереләчәк, дип ниятләнә. Гәүдәләнешнең берсе булып “Туган Батыр риваятьләре” дип аталган әкиятләр китабын бастырып чыгару тора. Китап өстендә эшләргә Татарстанның халык язучысы, драматург Зөлфәт Хәким җәлеп ителде. Әлеге басма җәмгыятьтә гасырлар буенча татар халкында һәм гомумроссия җәмгыятендә формалашкан әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга һәм аларны үсеп килүче буында тәрбияләргә мөмкинлек бирер дип көтелә. “Туган авылым” комплексы белгече Фәридә Бибарс әйтүенчә, проект киң җәмәгатьчелеккә быел язын тәкъдим ителәчәк.
Проектка консультатив ярдәм күрсәтүче шәхесләрнең берсе – озын корал һәм фехтование буенча белгеч Виктор Тарасов. Ул форумда катнашучыларга артефактлар ярдәмендә татар сугышчысының бимеханик хәрәкәт моделен торгызу мөмкин булуын, һәм үз мисалында шул хәрәкәтләрне ясап күрсәтте.
Форум Болгарда 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларны фәнни-популяр лекцияләр, вәгазьләр, презентацияләр, мастер-класслар көтә. Моннан тыш, программада квестлар, тренинглар, спорт чаралары каралган.