"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән интервьюның икенче өлешен чыгарды. Әңгәмә барышында ул бердәм мөфтият, мәчетләрдә татар телен саклау, Пекинда үтәчәк Олимпиадага бойкот игълан итү, имамнарның акча эшләү ысуллары һ.б. мәсьәләләргә карата үз фикерләрен белдерде.
Интервьюның беренче өлешендә Камил хәзрәт Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Нәзарәт тарафыннан тормышка ашырыла торган мөһим проектлар, Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турында сөйләде һәм Казанда Җәмигъ мәчетен төзү хакында сөйләде.