Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларны ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Бүген, изге Раҗәб аеның 8нче көнендә (9нчы февральдә) 20 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратылды. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Азык-төлек җыелмасында он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр һәм татлы ризыклар, макарон һәм чәй бар.
Авыручылар саны көчәйгән вәзгыятьтә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп, “Зәкят” фондында социаль яктан мохтаҗ булучыларның артуын билгеләп үттеләр; коронавирус пандемиясе чорында күп гаиләләр эш югалту, даруларга акча күп сарыф итү сәбәпле, азык-төлек җыелмаларын күбрәк мохтаҗларга тарату таләп ителә.
Акча кергән саен ТР МДН-нең “Зәкят” хәйрия фонды азык-төлек таратуны оештыра.
Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2021 3911 9295 (Зиля Ириковна И. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.
Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!