Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников Дубайда үтүче "Gulfood 2022" дип исемләнгән 27-нче Халыкара күргәзмә эшендә катнаша. Фарсы култыгы илләренең кунакханә-ресторан бизнесы һәм кулинариясе өчен азык-төлек, эчемлекләр, җиһазлар күргәзмәсе кичә "Dubai World Trade Centre" күргәзмә мәйданчыгы территориясендә ачылды. Халыкара чара күргәзмәне карарга килүчеләр саны буенча да, биш көн дәвамында үткәрелә торган бизнес-чаралар саны буенча да әйдәп баручы булып тора.
Gulfood 2022 күргәзмәсендә 120 ил катнашырга теләк белдергән, шул исәптән анда үз экспозициясен Татарстан Республикасы да куйды. Татарстанның экспозициясендә Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән җитештерүчеләр урын алды: «Залесный агрофирмасы» ҖЧҖ («Индюжина» сәүдә маркасы), «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «АГРОСИЛА. Чаллы-МПК» ҖЧҖ һәм башкалар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошниковның күргәзмәдә катнашуы чит ил партнерларының элемтәләре һәм хәләл сертификация уздыручы оешмалар белән тәҗрибә уртаклашуы белән бәйле. “Хәләл” комитет җитәкчесе ит, сөт һәм кондитер продукциясе җитештерүчеләр һәм аларның җитештерүдә заманча технологияләрне куллануы буенча компетенцияләре белән танышты.