Бүген Казанда изге Раҗәб аенда татар халкының күренекле шәхесләрен искә алу мәҗлесе узды. Кәлам Шәрифтән аятьләр укып, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылу чарасы Галиев мәчетенең Коръән мәҗлесләрен үткәрү залында оештырылды. Чарага килүчеләр мәчетнең имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазында катнаштылар, аннары җырчы Салават Фәтхетдиновның шәкерте, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов тарафыннан оештырган Коръән ашына рәхим иттеләр. Бакыйлыкка күчкән танылган татар зыяларын, атаклы шәхесләрне, остазларның, иҗат әһелләренең рухларына дога кылу мәҗлесендә Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, ИлСаф, Җәвит Шакиров, Альфред Якшембетов, Ядкәр Хәбибуллин, Айдар Тимербаев, Салават Миңнеханов, Әбри Хәбриев, Данир Сабиров, Гамил Әсхәдулла, Рөстәм Рәхмәнкулов, Рафил Җәләлиев, Марсель Вәгыйзов һ.б. күренекле иҗат әһелләре, җырчылар, автор-башкаручылар катнашты. Алар һәрберсе ахирәткә күчкән укытучыларын җылы сүзләр белән искә алды, истәлекләре белән уртаклашты, догалар кылды. Чарада катнашучылар искә алу мәҗлесләренең дәвамлы булуын теләделәр, Изге Рамазан аенда ифтарлар үткәрү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Галиев мәчетендә күренекле татар шәхесләрен искә алып мәҗлес үткәрелде
17 февраль 2022 ел 16:23
Соңгы яңалыклар
Татарстан Диния Нәзарәтенә - 30 ел: республикадан 30 меңгә якын кеше хаҗ кылды
16 сентябрь 2022 ел 09:52
Нәзарәткә 30 ел: 1592 күчемсез милек объекты Татарстан өммәтенеке итеп рәсмиләштерелгән
16 сентябрь 2022 ел 08:30
Диния нәзарәтенә 30 ел: мөфтияттә Коръәннең 15 мүсхәфе басылды һәм Россиянең Коръән белеме өлкәсендә 8 уникаль проект тормышка ашырылды
15 сентябрь 2022 ел 09:15
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан Диния Нәзарәте оешуга 30 ел уңаеннан мөрәҗәгате
15 сентябрь 2022 ел 08:20
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы