Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имам-мөхтәсибләренә республика мәчетләрендә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән дөньяга тынычлык һәм иминлек сорарга чакырды. Шул рәвешле, бүген, мөбарәк җомга көнендә, имамнар, җәмәгатьне ияртеп, җомга намазыннан соң Раббыбыздан кешелеккә Үзенең рәхмәтен һәм хәерле көннәр җибәрүен, халыкларга имин һәм тыныч тормыш, һәр йортка һәм гаиләгә бәрәкәт һәм бәхет насыйп итүен, шулай ук Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар.
Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды
25 февраль 2022 ел 09:26
Соңгы яңалыклар
Мөфти: “Үз җәмәгате өчен абруйлы булып һәм аның ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә дин әһелләре халыкның күңеленә үтеп керә ала”
26 ноябрь 2022 ел 15:36
“Ислам. Беренче адымнар”ның 10нчы сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 100 кеше өйрәнде
26 ноябрь 2022 ел 15:29
Хәләл стандарты комитеты Истанбулда хәләл буенча халыкара күргәзмәләрендә катнаша
25 ноябрь 2022 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

