Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имам-мөхтәсибләренә республика мәчетләрендә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән дөньяга тынычлык һәм иминлек сорарга чакырды. Шул рәвешле, бүген, мөбарәк җомга көнендә, имамнар, җәмәгатьне ияртеп, җомга намазыннан соң Раббыбыздан кешелеккә Үзенең рәхмәтен һәм хәерле көннәр җибәрүен, халыкларга имин һәм тыныч тормыш, һәр йортка һәм гаиләгә бәрәкәт һәм бәхет насыйп итүен, шулай ук Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар.
Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды
25 февраль 2022 ел 09:26
Соңгы яңалыклар
Журналистларны 12нче Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү турында матбугат очрашуына чакырабыз
13 март 2024 ел 09:35
“Туган авылым” милли-туристик комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтары узды
12 март 2024 ел 09:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы