Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имам-мөхтәсибләренә республика мәчетләрендә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән дөньяга тынычлык һәм иминлек сорарга чакырды. Шул рәвешле, бүген, мөбарәк җомга көнендә, имамнар, җәмәгатьне ияртеп, җомга намазыннан соң Раббыбыздан кешелеккә Үзенең рәхмәтен һәм хәерле көннәр җибәрүен, халыкларга имин һәм тыныч тормыш, һәр йортка һәм гаиләгә бәрәкәт һәм бәхет насыйп итүен, шулай ук Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар.
Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды
25 февраль 2022 ел 09:26
Соңгы яңалыклар
Әлмәт мөхтәсибәте мөселман командалары арасында алкалы хоккей буенча республикакүләм турнир үткәрде
02 май 2024 ел 15:02
Казанның иске татар зиратында олы шәхесләрнең каберләренә QR-кодлар куела башлады
02 май 2024 ел 13:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


