Бүген, Раҗәб аеның 30нчы көнендә (3нче мартта), Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе 2021 елга йомгак ясаудан гыйбарәт булды.
Нәзарәт эшчәнлегенең төп юнәлешләре җитәкчеләре эш күрсәткечләре буенча хисап тотты һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча үзләренең тәкъдимнәрен җиткерде. Утырыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә һәм казыйлар, имам-мөхтәсибләр, мәдрәсә мөдирләре, Татарстан голәмәләре, Нәзарәтнең структур бүлекчәләре һәм гамәлгә куелган оешма җитәкчеләре катнашында үтте.
Җыелышта катнашучылар каршында беренче булып мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул узган 2021 ел эшчәнлегенең аеруча мөһим нәтиҗәләре белән кыскача таныштырып узды.
Камил хәзрәт искәрткәнчә, Татарстан мөфтияте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын татар-онлайн мәдрәсәсен эшләтеп җибәрүдән башлады һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур проектларның берсе – “Казан басма” татар милли компьютер шрифтын эшләү һәм яңа “Казан басмасын” әзерләү белән тәмамланды.
– Татар дөньясында онлайн-мәдрәсәгә ихтыяҗ зур булу хакында аның географиясе сөйли: Россия татарларыннан тыш, порталдан Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Австралия, АКШ, Ауропа, Азия, Төньяк Америкадагы милләттәшләр дә файдаланды. Менә никадәрле кирәкле булган икән татарча онлайн-мәдрәсә! Аны сез дә эшчәнлегегездә файдалана аласыз, ул мәчеткаршындагы курслар программасы нигезендә эшләнде. Быел 1100-еллык кысаларында без шушы ук онлайн-мәдрәсәсәне рус телендә дә эшлиячәкбез, – дип мөрәҗәгать итте мөфти хәзрәтләргә һәм шулай ук тулы итеп “Казан басмасы” турында сөйләп узды. – “Казан басмасы” шрифты чын тарихи типографик оттискысы нигезендә эшләнде һәм ул Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләрен кайтаруда зур этәргеч булачак, аңа ислам дөньясында кызыксыну уятачак, китап бастыру өчен яңа техник мөмкинлекләр бирәчәк.
Камил хәзрәт шулай ук татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрен саклау эшендә ислам югары уку йортлары, мәдрәсәләр һәм мөхтәсибәтләрнең зур роль уйнавын билгеләп үтте. Шулай итеп, узган елны 100 мәчеттә татар теле курслары оештырылды, 9 фәнни җыен уздырылды, дин кардәшләр һәм милләттәшләр арасында 8 төрле иҗади бәйге үткәрелде. “Үткән елда башка юнәлешләрдә дә Нәзарәт яхшы күрсәткечләргә иреште, – дип дәвам итте сүзен мөфти. – Мисал өчен, “Хозур” нәшрият йорты 80 төрле китап чыгарды, «Даруль-ифта» call-үзәге 10 меңгә якын мөрәҗәгать буенча фәтвалар чыгарды, “Зәкәт” 160 авыру кешенең дәвалануын түләде, мохтаҗларга 27,4 тонна корбан итен таратты, Рамазан вакытында 807 гаиләне, ә ел дәвамында өстәп тагын 1400дән артык азкеремле гаиләне 14 т ризык белән тәэмин итте, сукбайларга 5150 порция кайнар аш ашатты, 1 млн сумлык фитыр сәдакалары таратты. Хәләл комитеты 33 оешманы сертификацияләде, “Вакф” фонды 14 объектның техник документациясен әзерләде, 198 мәчетне паспортлаштыруда ярдәм күрсәтте”. Мөфти эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре буларак реставрациядән соң “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең һәм Балык бистәсе районы Олы Елга авылы тарихи мәчетенең яңартылган биналары ачылуны атады.
Мөфти, хәзрәтләргә мөрәҗәгать итеп һәм 2022 елга планнар билгеләп, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуын искә төшерде һәм тантаналар кысаларында чараларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде. Алар арасында "Ибн Фадлан" документаль-нәфис фильмын төшерү, "Казан басмасы" ның яңартылган басмасын чыгару, "Даруль-кутуб" электрон китапханәсен яңарту, рус телендәге онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрү, Бөтенроссия мөселман яшьләре форумын уздыру һәм башка башлангычлар бар. Камил хәзрәт шулай ук быел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә 1100-еллык белән бергә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә нигез салынуга 140 ел һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оешуга 30 ел тулуны билгеләп үтәргә кирәк булачагын да ассызыклады.
Хәзрәт мөхтәсибләрнең игътибарын алдагы Хәтер көненә дә юнәлтте, узган ел аны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Шәүвәл аеның 13 нче көнендә үткәрергә тәкъдим итте. Мөфти республиканың барлык мәчетләрендә дә истәлекле датаны лаеклы итеп билгеләп үтәргә: тарихи лекцияләр укырга, вәгазьләр сөйләргә, тарихи сугышта һәлак булганнарның рухына дога кылырга чакырды.
Аннан соң сүз Нәзарәтнең структур бүлекчәләре һәм төп юнәлешләре җитәкчеләренә бирелде. Шулай итеп, мөфтиятнең Казыйлар шурасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Көньяк-көнчыгыш төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин чыгыш ясады. Ул 2021 елда Казыйлар шурасының 10 утырышы, шул исәптән, күчмә утырышлар да, узуы хакында сөйләде. Күчмә утырышлар районнардагы хәлләрне якынрак өйрәнергә һәм халыкның проблемаларын урында хәл итәргә мөмкинлек бирә. Гомумән алганда, узган ел халыктан 2017 мөрәҗәгать кергән: аларның 75% ы – гаилә белән бәйле мәсьәләләргә, 10 % ы – икътисади, 5 % ы мәхәлләргә кагылышлы.
Пленум утырышында шулай ук мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре дә чыгарылды. Үз чыгышында фондның генераль директоры Булат Мәрданов, 2020 ел белән чагыштырганда, 2021 елда фонд алып барган төп 10 юнәлешнең тугызы буенча күрсәткечләр яхшырак булуын әйтте. 2021 елда 160 авыруның дәвалануы өчен түләнгән (2020 елда – 60 кеше); сукбайлар, мохтаҗлар һәм читтән килгән шәкертләр 5000 нән артык порция кайнар ризык белән тәэмин ителгән (2020 елда – 2000 порция); Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү үзәгендә 951 дәрес үткәрелгән (2020 елда 280 дәрес).
Изге Рамазан аенда «Зәкят» фонды республика районнарында 40 урында 4000 кеше өчен ифтар мәҗлесләре оештырган. 2020 елда Корбан гаетендә 4 тонна ит таратылган булса, 2021 елда 27,5 тонна ит өләшенгән. Корбан ите белән 2542 азкеремле гаилә, 13 социаль хезмәт күрсәтә торган оешма, 11 төзәтү оешмасы, 10 мөселман уку йорты тәэмин ителгән. Бушлай кием-салым һәм беренче кирәк-яраклар 2800 гаиләгә бирелгән. Моннан тыш, 2021 елда мохтаҗларга 14 тонна азык-төлек җыелмалары таратылган (2020 елда – 12 тонна).
Бүген Татарстан мөфтиятенең Пленум утырышы барышында 2021 ел эшчәнлеге турында хисап белән Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев та чыгыш ясады. Ул мөселман галимнәре тарафыннан башкарылган эшчәнлекнең нәтиҗәләре хакында сөйләп узды. Узган елда алар төп 4 юнәлештә гамәлгә ашырылды: хәләл финанс продуктлары эшләп чыгару, дини мәсьәләләр буенча халыкара сөйләшүләр алып бару, Татарстан өммәтенең эчке мәсьәләләре буенча карарлар әзерләү, мөгаллимлек эшчәнлеге һәм Шәригать таләпләре нигезендә коммерция килешүләренең үрнәкләрен ясау.
Рөстәм хәзрәт хәбәр иткәнчә, 2021 елда Татарстан мөфтияте Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең иң мөһим эш нәтиҗәсе булып яңа чыккан ислам банк продуктларын өйрәнү һәм раслау торды. Нәтиҗәдә, Нәзарәт голәмәләре тарафыннан Россия базарында 4 финанс хезмәте күрсәтү хупланды:
- күчемсез милек сатып алу өчен “Ак Барс банк”та өлешләп түләү;
- “Ак барс капитал”да хәләл инвестицияләү инструменты;
- “Сахих инвест”та кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта;
- “Мирас” финанс йортында (ул "Мирбизнесбанк" компаниясе гамәлгә куйган оешма) – автотранспорт, төзелеш материаллары һәм вак көнкүреш техникасы сатып алу өчен мурабаха принцибы буенча өлешләп түләү.
Финанс продуктларын раслаудан тыш, Голәмәләр шурасы әлеге оешмаларда тышкы аудит та үткәрә: бу финанс оешмаларының һәрберсенә Татарстан мөфтияте күзәтүчесе – шәригать белгечләре, Ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы AAOIFI (Бәһрәйн) сертификатына ия булган Нәзарәтнең ислам финанс экспертлары беркетелгән.
Моннан тыш, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 2021 елда халыкара дәрәҗәдә – Евразия Голәмәләр шурасы һәм Төркия Голәмәләр шурасы утырышлары барышында тарихи һәм заманча татар дин гыйлеме мәктәбен лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Татарстан мөфтияте белгечләре намаз вакытларын билгеләү, никах һәм талак мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен экспертлар сыйфатында җәлеп ителде.
Хәзерге вакытта Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы коммерция килешүләре һәм бурыч турындагы распискаларның үнәк формаларын әзерли. Рөстәм хәзрәт билгеләп үткәнчә, мөселман эшмәкәрләре файдалансын өчен бу документларны сайтка урнаштыру көтелә һәм ул ике бизнес-партнер арасында дөньяви арбитраж суд тикшерүләре вакытында юридик көчкә ия булачак.
Пленумда шулай ук мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин, Нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов һәм башкалар чыгыш ясады. Пленум кысаларында хәзрәтләр мөселман уку йортларының торышы һәм аларның киләчәге, кадрлар әзерләү, иҗтимагый-сәяси вәзгыять һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм үз тәкъдимнәрен әйттеләр.