Мөфти Иран Ислам Республикасы Илчесе белән очрашты

10 март 2022 ел 19:40
Мөфти Иран Ислам Республикасы Илчесе белән очрашты

Бүген, Шәгъбән аеның 7нче көнендә (10нчы мартта), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казем Джалалине кабул итте. Илченең нәзарәткә килүе беренче түгел - “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2021” XII Халыкара икътисади саммиты кысаларында ул мөфти белән үткән елның җәендә очрашкан иде. Камил хәзрәт чираттагы күрешүгә шат булуын һәм уртак хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәрен җиткерде. “Иранда мөселман галимнәренең, шул исәптән Имам Газалиның бай мирасы, кулъязма Коръән мүсхәфләре саклана. Мүсхәфләр һиҗрәтнең 1нче гасырында язылганнар, алар безнең өчен бик зур әһәмияткә ия”, – дип, мөфти илчедән аларның копияләрен алу мөмкинлеген сорады. Казем Джалали Татарстан мөфтиенең үтенечен тыңлап, кулдан килгәннең барысын да эшләргә һәм рәсми җавап бирергә вәгъдә бирде. Әлеге бай мирас Нәзарәт һәм мөфти тарафыннан кулъязма мүсхәфләрне өйрәнүдә кыйммәтле чыганак буларак файдаланачак.

Илче Казем Джалали Казанның тарихи мәчетләрнең берсендә очрашу оештырганы өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәтләрен җиткерде. Ул аннан Татарстандагы дини вәзгыять, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, республикада яшәүче мөселман халыклары, мәчетләр һәм дини уку йортларының эшчәнлеге, танылган татар галимнәре, дини мирас турында сораштырды. “Бу очрашуда без дини эшчәнлеккә кагылышлы төрле темаларга, шулай ук тарихи күзлектән караганда, фарсы һәм татар халкы, Иран һәм Татарстан җәмәгатьчелеге өчен якын булган төрле мәсьәләләр хакында сөйләштек. Россия мөселман җәмгыятенең бүгенге ислам үсешендә мөһим роль уйный”, – дип белдерде илче.

Камил хәзрәт кунаклар өчен махсус рәвештә Галиев мәчете буйлап экскурсия үткәрде, мәчетнең тарихын, үзенчәлекләрен, биредә хезмәт иткән мәшһүр имамнар турында сөйләде. Хәзерге вакытта Нәзарәтнең "Хозур ТВ" мөселман телеканалы һәм Иран Дәүләт телерадиосы арасында меморандум төзү мөмкинлеге карала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана