Мөфти 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казанның инаугурациясендә катнашты

16 март 2022 ел 08:26
Мөфти 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казанның инаугурациясендә катнашты

15 мартта Мәскәүдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итүләр йортында 2022 елда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казан шәһәре инаугурациясе узды. Чарада Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Чакырылган илчеләрне һәм дәрәҗәле кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов тарихта беренче тапкыр бу статус күзәтүче илгә бирелүенә игътибар итте. «Бу Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елында аеруча символик күренеш. Тарихи дата барлык мөселманнар өчен дә зур әһәмияткә ия», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2022 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Татарстанда Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары оештырылачак. Шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты һәм башка чаралар узачак.

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, үз чиратында, Казанның тарихи яктан төрле мәдәниятләрнең тату яшәү урыны булуын, ә Татарстан Президентының «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында эшләве Россия белән Ислам дөньясы арасындагы дустанә һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшьләр башкаласы – шәһәргә бер елга бирелә торган статус, аның дәвамында җиңүче шәһәр яшьләрнең икътисадый, социаль һәм сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү мөмкинлеге ала. 2021 ел ахырында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы Идарәсе утырышында Казан шәһәренә «Яшьләр башкаласы – 2022» статусын бирү турында карар кабул ителгән иде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана