15-17 мартта Владикавказ шәһәрендә (Төньяк Осетия-Алания Республикасы) “Гомумроссия гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру контекстында дини хезмәт һәм дини оешмаларның социаль миссиясе” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза. Конференцияне Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге, Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Конференция эшендә федераль һәм региональ башкарма хакимият органнарыннан, эксперт берләшмәләреннән 150дән артык вәкил, шулай ук дини берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм Россиянең 25 төбәгеннән мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре катнаша. Пленар утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Фәнни форумда Ислам мәгарифе советы исеменнән аның рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин булды. Шулай ук конференциядә Төньяк Кавказ (Дагыстан Республикасы, Чечня Республикасы мөфтиләре, Төньяк Осетия-Алания Республикасы, Карачаево-Черкесия Республикасы, Ставрополь крае, Адыгея Республикасы һәм Калмыкия Республикасы), Саратов өлкәсе, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселман дин әһелләре бар иде. Конференция барышында традицион кыйммәтләрне яклауның һәм Россия халыкларының гражданлык тиңдәшлеген ныгытуның төрле аспектларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика мөселманнары исеменнән фәнни форумда катнашучыларны сәламләп, бүгенге конференция мөһим вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан уза, дип билгеләп үтте һәм Төньяк Кавказдагы ислам тарихының тагын да борынгырак тамырлары барлыгын искәртте. Ул ассызыклап узганча, алда торган 1100 еллык та, Төньяк Кавказ җирлегендәге Ислам мәдәниятенең уникаль күпгасырлык истәлекләре мөселманнарның Россия төп халыклар дәрәҗәсендә яшәүләрен дәлилли. “Бүген күпдинле Россия җәмәгатьчелегенең асылын ислам динен исәпкә алмыйча белү мөмкин түгел, чөнки бөек Россия милләтен формалаштыруда, шул исәптән, мөселманнар да катнашты. Гомумроссия гражданлык тиңдәшлеге турында фикер йөрткәндә, боларны истә тоту мөһим”, – диде хәзрәт.
Камил хәзрәт Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның 2022 елны Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан итүен искә төшерде һәм дини лидерларны дүәләтнең милли күптөрлелек мәсьәләсенә игътибарыннан файдаланып өлгерергә чакырды: “Россия ислам дин гыйлеме беренче чиратта үзебезнең рухи мирасыбызга һәм Россиядә 11 гасырдан артык яшәгән ислам традицияләренә нигезләнергә тиеш. Борынгы бабаларыбыз безнең өчен бәһасез рухи ядкәрләр калдырган, һәм безнең бурыч – аларны өйрәнү һәм саклау, популярлаштыру һәм яшьләрдә аларга карата кызыксыну тәрбияләү».
Үз чыгышында Татарстан мөфтие конференциядә катнашучыларның игътибарын гражданнар тиңдәшле һәм милли-дини үзаң төшенчәләренең бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булуын аңлатып, һәр кеше үзен Ватанының тулы хокуклы гражданины итеп хис итсен өчен, туган җирендә бабалары гасырлар буе яшәвен һәм хезмәт куюын, үз дәүләтендә чит кеше түгеллеген, башка Ватаны булмавын аңларга тиеш, дип искәртте. "Ватан ул – гаилә, нәсел, милләт белән бәйле төшенчә. Үз мәдәниятеңне белү һәм аны саклау буыннар дәвамчанлыгын сакларга ярдәм итә, ә бу исә, үз чиратында, җәмгыятьтә тотрыклылык булдырырга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга, яшьләрдә үз илеңә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә”, – дип билгеләп үтте ул.
Камил хәзрәт шулай ук Татарстан мөселман уку йортлары тәҗрибәсе белән дә уртаклашты, аларда яшь мөселманнарда гражданлык һәм милли-дини тиңдәшлекне тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелүен хәбәр итте: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы 8 мәдрәсәнең 5есендә белем бирү татар телендә алып барыла, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте өйрәнелә, шәкертләр арасында милли-гражданлык үзаңын ныгыту буенча дәрестән тыш тәрбия эшләре алып барыла.
– Төрле мәдәниятләр арасында яшәү, бай рухи мирас һәм уртак Ватаныбызның икътисадын үстерүдә актив катнашу Россия мөселманнарын бүгенге ислам цивилизациясендә иң алдынгы җәмәгатьчелекләренең берсе итте, – дип нәтиҗә ясады хәзрәт. – Бүгенге катлаулы сәяси көн тәртибе яссылыгында да ислам факторы Россия һәм мөселман дөньясы илләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыта алыр иде. Чара нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Мөселман дини оешмалары лидерларының Украинадагы операция турында уртак белдерү белән чыгуы планлаштырыла.