Бүген, Шәгъбән аеның 15нче көнендә (18нче мартта), Кукмара районы Мәчкәрә авылында мәдәни мирас объекты булып саналган, 1791-1793 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тарафыннан салынган Беренче Җәмигъ мәчеттә рәсми рәвештә журналистлар каршында реставрация эшләренә старт бирелде. Брифингта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре Департаментының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин чыгыш ясады. Татарстанлылар һәм күпләгән дин кардәшләребез зарыгып көтеп алган, тагын ике елдан реставрацияләнеп дин кардәшләребезгә тапшырылачак әлеге изге эшкә керешү чарасында Кукмара районы имамнары, авыл халкы, аксакаллар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, журналистлар катнашты. Мәчетне төзекләндерә башлау Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгында, Бәраәт кичәсе көнендә, җомга көнне башлануы белән дә үзенчәлекле.
Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчет 1920нче елларда ябыла, аннары манарасы киселә һәм авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла башлый. 2000нче елларда җирле халык тарафыннан реставрация эшләре башлана, әмма ахырынача тәмамланмый. Мәчетнең тарихын өйрәнү, аны халыкка кайтаруның әһәмиятен җиткерү буенча Кукмара районы төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, Кукмара районы Аксакаллар шурасы җитәкчесе, Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов үзенең зур тырышлыгын куя. Бүген җыелган халык алдында чыгыш ясап, мәчетнең зур мәдәни мирас объекты булуын билгеләп, республикабызның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга бинаны саклап калу буенча башкарылган эшләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Иван Николаевич төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты саналган иң борынгы мәчетләренең берсендә эшләрнең башланып китүен тарихи көн дип атады. Гыйбадәтханәгә хәзер 230 елдан артык. Ул кукмаралылар тарафыннан соңгы 20 ел дәвамында этаплап эшләр башкарылуын, ел саен диярлек хәйрия акчалары һәм бюджет акчалары хисабына әлеге һәйкәлне саклап калу өчен тырышлык күрсәтелүен билгеләп үтте.
– Без бүген төзекләндерү эшләренә генә түгел, “Бергәләп саклыйк” дип исемләнгән проектны оештырып җибәрүгә дә старт бирәбез. Мәчкәрә авылы мәчетен төзекләндерү бары хәйрия акчалары хисабына гына алып барачак. Һәм безнең бурыч, “Бергәләп саклыйк” проектының максаты – гыйбадәтханәне, дини объектны торгызу, борынгы бабаларыбыз күпләгән дини биналар төзегән кебек үк, бөтен дөнья белән аны яңадан торгызу. Моны башкару, һичшиксез, җиңел түгел, һәм бу эштә хәйрия акчаларын җыю, бюджеттан тыш акчалар табу бурычы торачак, һәм мин тарихны торгызу белән шөгыльләнә торган команданың моны башкарып чыгачагына ышанам, чөнки без изге эш башкарабыз. Безнең бурыч – дәвамчыларыбызга, киләчәккә әлеге уникальлекне – уникаль мәдәни мирас объектын җиткерү, – диде Иван Николаевич.
Иван Гущин аерым башкарылачак эшләргә тукталды. “Без фундаментны ныгыту, стеналарны ныгыту, гидроизоляция, су үткәрү белән бәйле мәсьәләләр, объектны әзерләү мәсьәләләре буенча гомумтөзелеш эшләреннән башлаячакбыз, – диде ул. – Тәһарәтханә салу буенча хәзрәттән техник бирем алдык инде, хәзер аның өчен мәйданчык әзерләнәчәк. Әмма иң мөһиме – быел мәчет бинасын норматив халәткә китерергә кирәк. Бәяләү күзлегеннән караганда, ул канәгатьләнерлек хәлдә түгел, гади генә итеп әйткәндә, авария хәлендә дисәк тә була, төзекләндерелгәч монда ниндидер массакүләм чаралар үткәрү сорау астында кала. Шуңа күрә бу бурыч та хәл ителәчәк”, – дип аңлатып үтте.
Пресс-турда катнашучы журналистларга мәчетне төзекләндерүгә хәйрия акчаларын җыю өчен махсус сайт булдырылачагы, акчаларны җыю Кукмара районы мөхтәсибәте тарафыннан башкарылачагы игълан ителде. Барлык хәйриячеләрнең исемнәре шулай ук сайтта урын алачак. Акчаларның тотылышы ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе күзәтчелегендә булачак.
Тарихи мәчетне кайтаруның мөһимлеген үзенең чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да билгеләп үтте: “Бу мәчет – гади генә мәчет түгел. Монда күп галимнәребез укыган. Бу мәчетне бергәләшеп торгызып, намаз укырга, шәкертләребезне укытырга насыйп булсын”, – дип теләкләрен җиткерде мөфти һәм Рамазан-шәриф ае якынлашуын искәртеп, изге айның фазыйләтләре турында эчтәлекле вәгазь белән чыгыш ясады. Ул узган Мәчкәрә укуларында әлеге бинаның тизрәк мәчет булып эшли башлавын, Аллаһтан ялварып сораган дога кылу турында әйтте һәм Мәчкәрә авылы мәчете төзекләндереп файдалануга тапшырылганнан соң планнар турында уйларга чакырды.
Рәсми чыгышлардан соң җыелган халык, хәзрәтләр һәм журналистлар бинаның һәр бүлмәсен, сакланышын үз күзләре белән күрде, башкарылачак эшләр буенча җитәкчеләргә һәм белгечләргә сорауларын бирде.
Төзекләндереләчәк мәчет бер манаралы, ике катлы, кирпечтән салынган. Мәчет Казандагы Мәрҗани мәчете үрнәгендә төзелгән.
Кукмара районы Аксакаллар шурасы җитәкчесе, Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов сүзләренчә, мәчетнең икенче катында урнашкан фарыз залы бүлмәсендә ир-атлар өчен, сөннәт залы бүлмәсендә хатын-кызлар өчен намаз уку залы булдыру ниятләнә. Мәчет берьюлы 200 дин кардәшебезне сыйдыра алачак. Беренче катта музей, балалар һәм олылар өчен уку класслары, ашханә булдырырга уйлыйлар. Мәчеткә ут, газ, су кертү мәсьәләләрен хәл итәсе һәм тәһарәтханәне яңадан салып чыгасы бар. Мәчкәрә мәчете, Шиһабетдин Мәрҗани үз истәлекләрендә телгә алганча, заманында бик зур абруй казанган мәхәллә булган. Һәр ел саен авыл мәдрәсәсенә дистәләгән шәкерт укыган, мәчеттә күренекле дин әһелләре хезмәт иткән. Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары белем алган, заманының олуг шәхесләре (мәсәлән, атаклы фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави, тарихчы-галим Хөсәен Әмирхан һ.б.) укыган.