Хөрмәтле дин кардәшләр!
Социаль челтәрләрдә Кыргызстанның "Islamic Financial Cooperative" финанс компаниясе һәм аның ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә аккредитацияләнүе турында ялган мәгълүматлардан торган фаш итүче хәбәр таратыла. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте компания сайтындагы "IFC финанс эшчәнлеге 2022 елда Казан шәһәрендәге Мөселманнар Диния нәзарәте тарафыннан" аккредитацияләнде дигән мәгълүматны рәсми рәвештә кире кага. ТР мөселманнары Диния нәзарәте IFC эшчәнлеген өйрәнмәде һәм аның мөселманнар өчен рөхсәт ителүе турында нәтиҗә чыгармады. Игътибарлы булыгыз!