Бүген, 22 мартта, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә туган көн уңаеннан күпләгән котлаулар килә. Хәзрәтне беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тәбрикләде.
“Бүген безнең ил катлаулы чор кичерә, җәмгыятьнең бердәмлеге һәм һәр кешенең югары гражданлыгы дәүләтнең барлык стратегик бурычларын уңышлы хәл итүдә бик мөһим роль уйный. Татарстан өммәтендә югары абруегыз, тирән белемегез һәм изге гуманистик принципларга тугры булуыгыз, Татарстанда иҗтимагый бердәмлекне һәм конфессияара хезмәттәшлекне ныгыту буенча уртак зур эштә һәрвакыт актив катнашуыгызга өметләнәм”, – диелә котлау хатында. Президент шулай ук мөфтигә җаваплы рухи бурычларны башкаруда уңышлар теләде.
Туган көн уңаеннан мөфти исеменә котлауларны шулай ук Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдуллаев, Кырым мөфтие Әмирали хаҗи Аблаев һәм башка рәсми затлар һәм дин эшлеклеләре юллады.