Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1-нче көнендә (2 апрельдә), Казанның Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлаячак, ягъни бүгеннән башлап тулысынча укып чыгылачак. Татарстан Коръән хафизлары – Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгечләре көн саен өйлә намазыннан соң (сәгать 12.00-дән соң) бер җүзне, ягъни Коръәннең 1/30 өлешен укып чыгачак. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Һәркем Галиев мәчетендә һәм онлайн-режимда Коръән хәтем кылуга кушыла ала - Нәзарәтнең “ДУМ РТ” телеграмм-каналында хәтемнең турыдан-туры трансляциясе алып барылачак.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.