Бүген, Рамазан аеның 4 нче көнендә (5 апрельдә) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә халыкны кабул итте. Ике сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты. Алар аңа теләк-тәкъдимнәре һәм үтенечләре белән мөрәҗәгать итте. Очрашу барышында шәхси мәсьәләләр һәм дини сорауларга җавап эзләп килүчеләр, киңәш сораучылар булды. Халыкны кабул итүдә мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты.
Татарстан мөфтие халыкны атна саен “Кол Шәриф” мәчетендә кабул итә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.