Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек туплау бара. Бу максатларда Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды акча җыюны игълан итте. Узган елда, битараф булмаган кешеләр булышлыгы белән, Казанның 807 аз керемле гаиләсенә азык-төлек тапшыру оештырылды. Быел аларга шулай ук он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, шикәр, токмач, чәй, как һәм кәнфиттән торган ризык җыелмаларын тарату көтелә.
Акциядә мохтаҗларга азык-төлек сатып алу өчен акча күчереп катнашырга мөмкин. Аның берничә юлы бар:
Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша
2202 2021 3911 9295 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Зилә Ириковна И.)
Исәп-хисап счетына:
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22
Акчаны күчергәндә «проднабор» дип күрсәтергә.
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны күпьеллык традиция буенча 2 апрельдә, Рамазан аеның беренче көнендә башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда. Бу изге айда мохтаҗларга һәм авыруларга карата игелек кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен әҗер-савап күп тапкырлар арттырып бирелә һәм инсанны Аллаһ Тәгаләгә якынайта. Быел да Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды марафон кысаларында авыру балаларга ярдәм күрсәтәчәк, мохтаҗлар өчен ифтарлар уздырачак, аз керемле гаиләләрне ризык белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар оештырачак, мохтаҗлар файдасына фитр-сәдака, фидия һәм зәкят җыеп таратачак.