Бүген, Рамазан аеның 11 нче көнендә (12 апрельдә) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәт бинасында халыкны кабул итте. Ике сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты. Алар аңа теләк-тәкъдимнәре һәм үтенечләре белән мөрәҗәгать итте. Очрашу барышында шәхси мәсьәләләр һәм дини сорауларга җавап эзләп килүчеләр, киңәш сораучылар булды.
Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.