ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны кысаларында ифтарлар уздыруын дәвам итә. Шундый ифтарларның берсе Нурлатта Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә ир балалар катнашында үтте. Ифтарга мәчет каршындагы курсларга, татар теле дәресләренә йөри торган, Коръән ятлый торган 100 дән артык ир бала җыелды. Аларның ураза тотуы шарт түгел иде.
Ифтарга җыелган балалар белән Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов аралашты. Сүз күркәм холык, мохтаҗларга ярдәм итүнең әһәмияте турында барды.
Нурлат районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдановка, хәйрия ифтарын уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен, Рәхмәт хаты тапшырды.