Бүген, Рамазан аеның 18 нче көнендә (19 нчы апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Кол Шәриф" мәчетендә халыкны кабул итте. Кабул итүдә шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты.
Ике сәгать дәвамында мөфти дин кардәшләребез белән аралашты. Алар мөселман дини белем бирүче уку йортларына укырга керү тәртипләре, мөфтидән шәхсән төрле йөгереш-марафоннарга әзерләнүе белән кызыксынды, үзләренең теләк-тәкъдимнәрен һәм үтенеч-гозер белән мөрәҗәгать итте. Очрашу барышында шәхси мәсьәләләр һәм дини сорауларга җавап эзләп килүчеләр, киңәш сораучылар булды.
Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.