Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Татарстанда Рамазан аена фитр һәм зәкят нисаблары күләмен раслады

27 апрель 2022 ел 10:03
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы Татарстанда Рамазан аена фитр һәм зәкят нисаблары күләмен раслады 

2022 елның 26 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы кыйммәтле металлар базарының тотрыксыз булу шартларында фитр сәдакасы һәм зәкят түләү өчен нисаб күләмнәрен билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Җыелыш барышында голәмәләр алтын һәм көмеш котировкаларының үзгәреп торган вакытта нисабларны билгеләү мөмкинлекләрен өйрәнде. Галимнәр утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстанда Рамазан аена нисаблар күләмен раслады:

- фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 44 700 сум (көмеш буенча).  
- зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 442 000 сум (алтын буенча).   

Шулай итеп, элегрәк билгеләнгән нисаб күләмнәре актуальлеген югалтты.

Фитр сәдакасы һәм фидия күләмнәре үзгәрешсез кала: фитр сәдакасының минималь күләме арпа белән исәпләгәндә – 150 сум, максималь күләме йөзем белән исәпләгәндә - 800 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы