Мөселман эшмәкәрләре Россиянең әйдәп баручы дини уку йортларының ислам фәннәре укытучыларына матди ярдәм күрсәтте.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Казан ислам университеты, Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге, “Госмания” гомуми белем бирү мәктәбе 250 мең сум күләмендә финанс ярдәме алды.
Ислам фәнен һәм мәгарифен үстерү РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.