Бүген, Ураза бәйрәме көнендә, Казан шәһәре Залесный бистәсендә яңа иман йорты – XX йөз күренекле мөселман дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемен йөрткән мәчет ачылды. Ул башкалабызның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә 16нчы мәчет. Аны аеруча “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр зарыгып көтте. Әлеге мәхәлләнең сөенечен бүлешергә һәм гает шатлыгын уртаклашырга бүген күпләгән кунаклар килде, мәһабәт гыйбадәтханә комплексы белән танышып чыкты.
Мәчет ачылышы Ураза бәйрәменең беренче көненә туры килде һәм биредә беренче гает намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Дин кардәшләребезнең олуг сөенечен бүлешергә һәм яңа мәчет белән танышырга республика һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин әһелләре, мәхәллә халкы җыелды. Яңа мәчетне беренче булып күрүчеләр рәтендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Мөфти хәзрәт аны мәчет комплексы, биредә мөселманнар өчен тудырылган уңайлыклар, төп үзенчәлекләре белән таныштырып чыкты. Җитәкчеләр гыйбадәтханә проектын уңай бәяләде. Бу мәһабәт мәчетнең, гомумән, комплексның эзкиз проектын яшь архитектор, Казандагы “Гаилә” мәчетен эшләгән – Лира Айрат кызы Гәрәева һәм танылган рәссам, архитектор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Шәриф мәчете проект авторларының берсе – Айвар Гомәр улы Саттаров эшләгәннәр.
Аннары Президент белән мөфти, кунаклар Гает намазы уку өчен мәчетнең иркен, якты һәм матур намаз залына уздылар. Ул 120 ир кешегә исәпләнгән. Биредә беренче катта тагын гардероб, ир-атлар өчен тәһарәтханә һәм шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым уңайлы юыну урыны бар. Икенче катка менүче баскычларның култыкса өлешләре, диварлар һәм түшәм көнчыгыш мәдәниятенә хас орнаментлар белән капланган, алар татар-мөселман күңеленә якын бизәкләр. Ә икенче катның үзендә берничә уку бүлмәсе урнашкан, бик үзенчәлекле урындыклар, өстәлләр табигый материалдан эшләнгән. Биредә бер үк вакытта зиннәтле дә, тыйнак та күренүче иркен никах залы бар. Мондый мөһим тантанага чакырылучыларны табын корып, аерым бүлмәдә кунак итү мөмкинлеге дә булдырылган. Гомумән алганда, ул аш-су әзерләү өчен барлык уңайлыклар белән җиһазландырылган, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп булдырылган. Икенче катта хатын-кызлар өчен исәпләнгән намаз уку урыны бар, ул беренче каттан балкон булып күренә. Әлеге хатын-кызлар залының диварында каллиграфик ысул белән язылган Коръән аятьләрен күрәбез. Болар: “Әл-Бәкара” сүрәсенең 153 нче (“И, иман китерүчеләр! Сабырлык һәм намаз аша ярдәм сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән”) һәм 43 нче (“Намазны башкарыгыз, зәкят бирегез һәм рөкүгъ кылучылар белән рөкүгъ кылыгыз”) язылган, арткы диварында “Әл-Әнгам” (Терлек) сүрәсенең 72 нче аяте (“Намаз укыгыз һәм Аннан куркыгыз. Ул сезне Үз хозурына җыячак Зат”) төшерелгән. Мәчет интерьерын дизайнер, тарихчы Искәндәр Богданов төзегән, ул үз хезмәтендә татар милли архитектура үзенчәлекләрен һәм төсләр сайлауны уңышлы файдаланган.
Әхмәтзәки хәзрәт исемендәге мәчет үз эченә күп гасырлык татар-мөселман архитектурасы традицияләрен сеңдергән. Хәтта мәчетнең исеменнән генә дә рухи кыйммәтләр үсешенә зур өлешкән керткән шәхеснең бәяләп бетергесез мирасына дан булып яңгырый. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин 1970-1990 елларда Казанның Мәрҗани мәчете имамы булган. Гади, әмма югары әхлаклы бу шәхес күпләргә остаз булган, ул дин эшлеклеләренең үзеннән соң киләсе буынын әзерләүгә зур өлеш керткән, аны гыйлемле, зирәк шәхес итеп искә алалар. Яңа мәчеткә Әхмәтзәки хәзрәт исемен бирү, Ислам кыйммәтләрен таратуда өлеш керткән шәхесләргә хөрмәт билгесе дә.
“Әхмәдзәки исемендәге мәчет комплексы” Казан шәһәре, Киров районы, Залесный бистәсе, Осиновский тыкрыгы, 16а йорт адресы буенча урнашкан. Мәчет төзелеше 2018 нче елда башлана.
Мәчет комплексына түбәндәгеләр керә:
1) Мәчет һәм мәдрәсә (гомуми мәйданы 1285,6 кв.м.);
2) Имам йорты (гомуми мәйданы 102,0 кв.м.);
3) дини хезмәтләр күрсәтү бинасы (гомуми мәйданы 62,4 кв.м.);
4) ислам әдәбияты һәм мәгърифәте йорты (гомуми мәйданы 105,3 кв.м.);
5) хуҗалык бинасы (җеназа гамәлен алып баруга әзерлек өчен) (гомуми мәйданы 116 кв.м.).
Мәчет янәшәсендә корбан чалу урыны, хәләл азык-төлек кибете булдыру күздә тотыла, шулай ук мәетләр озату хезмәте каралган.
Мәчет бинасы күппочмаклы катлаулы формага ия. Бинаның күләме – 44,6 м х 29,3 м. Мәчетның каркас конструктив системасы монолит тимер-бетон колонналардан тора. Аның төзелешендә травертин, ракушечник ташы кулланылган.
Мәчеткә инженерлык челтәрләре (су, электр, газ) үткәрелгән. Бинага җылылык бирү газ миче ярдәмендә башкарыла. Мәчет каршына брусчатка җәелгән, ишегалдын яктыртучы утлар куелган, инвалид коляскалары белән керү урыны көйләнгән. Балалар мәйданчыгы булдыру, агач-куаклар утырту ниятләнә.
73 машинага исәпләнгән парковка бар.