Бүген Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Гает уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча шәһәркүләм “Рамазан Фест” чарасы үтте. Чараны Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештырды.
Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде. Чарада дин әһелләренең бәйрәм котлаулары белән беррәттән, җырчыларның, акробатларның, цирк остасының чыгышлары, күпләгән мастер-класслар булды. Программа интерактив рәвештә дә барды: балалар өчен төрле уеннар, аниматорлар, сабын куыгы, акробатларның трюклары күрсәтелде. Паркта шулай ук фуд-корт эшләде.