Бүген, Шәүвәл аеның 10 нчы көнендә (11 майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җәмәгать эшлеклесе, тарихи фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев белән очрашты. Очрашуда сүз күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче Морат Рәмзинең мирасын саклау, өйрәнү һәм тарату, аерым алганда, галим тарафыннан әзерләнгән Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен (тәфсирен) һәм аны кирилл язуына күчереп бастырып чыгару турында сүз барды. Фикер алышуда мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин да катнашты.
Җитәкчеләр ике томлы хезмәтне Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында бастыру, шулай ук аны сканер аша цифрлаштыру мөмкинлеген карадылар. Аны кирилл язуына күчереп исә хезмәт белән хәзерге заман татарларын да таныштырып булыр иде.
Билгеле булганча, Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортының тарихи мирас чыганаклары белән эшләү тәҗрибәсе зур. 2013 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән татар халкының бай дини мирасын саклау һәм мөселманнарга Хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән танышу мөмкинлеген булдыру максатыннан, Darul-Kutub.com электрон китапханәсе эшли башлады. Бүгенге көндә китапханә сайтына 1918 елга кадәр дөнья күргән 1600гә якын борынгы дини хезмәт цифрлаштырылып кертелгән. Сайтта китапларны онлайн рәвештә укырга һәм бушлай күчереп алырга мөмкин. Сайт дизайны барлык төр компьютерлар, смартфон һәм планшет экраннары өчен җайлаштырылган. Аны юбилей елы кысаларында яңарту көтелә.