KazanSummit-та Нәзарәт экспозициясе беренче тапкыр бүгенге татар дини илаһиятенең йөзек кашы – яңартылган “Казан басма”сын тәкъдим итте

19 май 2022 ел 09:09
KazanSummit-та Нәзарәт экспозициясе беренче тапкыр бүгенге татар дини илаһиятенең йөзек кашы – яңартылган “Казан басма”сын тәкъдим итте

Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган тантаналар дәвам итә. Бүген, шәүвәл аеның 18нче көнендә, “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында ел саен үткәрелә торган Халыкара хәләл индустрия күргәзмәсе – “RUSSIA HALAL EXPO” ачылды. Күргәзмәдә Татарстан мөфтияте үзенең экспозициясе белән катнаша. 

Күркәм гадәт буенча, күргәзмәнең иң мәртәбәле кунагы булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торды – ул, башкалар рәтендә, Диния Нәзарәте төзегән экспозиция белән танышып чыкты һәм аның оештыручылары һәм катнашучылары белән аралашты.

Быел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте экспозициясендә татар рухи мирасының аерылгысыз ике өлешен – динне һәм телне саклау һәм үстерү өчен булдырылган мөселман мультимедиа контенты тәкъдим ителде. Ягъни мөфтият мәйданчыгында Коръән белеме, мәгариф, нәшриятчылык, дини мирас һәм дәгъвәт өлкәсендә Нәзарәтнең виртуаль мөселман инфраструктурасын үстерүче соңгы һәм иң мөһим IT-казанышлары күрсәтелгән. Мисал өчен, экспозициядә онлайн-мәдрәсә һәм татар телен өйрәнү өчен “Без-татарлар” интернет-платформасы, “Хозур ТВ” мөселман телеканалының, “Азан” радиосы, Коръәннең рус һәм татар телләрендәге мәгънәви тәрҗемәләре һәм башка мобиль кушымталар, шулай ук Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында басылып чыккан иң күп укылучы басмалар белән танышырга мөмкин. Моннан тыш, күргәзмәгә килүчеләр 3D-фотозонада “Ибне Фадлан” документаль-нәфис фильмына ясалган медиапостер фонында истәлекле фотолар ясый алачаклар.

Күргәзмәнең концептуаль мәгънәсен тулысы белән татар рухи мирасының кыйммәтле ядкәре булып саналган “Казан басма”сы ачып бирә. Мәшһүр Коръән ике данәдә тәкъдим ителгән – XIX гасыр басмасы һәм Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан яңартылган басма. Экспозициянең нәкъ үзәгендә урнашкан әлеге ике экспонат буыннар арасында рухи мирасның дәвамлылыгын һәм Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләрен торгызуны гәүдәләндерә. Тарихи “Казан басма” үз вакытында мөселман дөньясында беренче басма Коръән булып, дини даирәдә фәнни танылу алса, яңартылган “Казан басма”сы исә – бүгенге халыкара стандартларга туры китерелеп һәм югары сыйфатта бастырылган хәзерге заман Казан белгечләренең хезмәт нәтиҗәсе. Моның өчен Нәзарәт тарафыннан “Казан басмасының” тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясалды. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы тантаналары узган көннәрдә яңартылган “Казан басмасы”ның электрон нөсхәсе һәм компьютер шрифтын өммәтебезгә файдалы булсын өчен бушлай йөкләп алу мөмкинлеге ачылачак.

Татарстан мөфтияте экспозициясе  2нче павильонда күргәзмәгә керү ишегеннән уң якка таба “Туган батыр” һәм “Цифрлы хәләл экосистема” мәйданчыклары янәшәсендә урнашкан. Рәхим итегез!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана