Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты мәйданчыгында «MuslimQuiz» мөселманнары уеннары башланды. Яшьләр катнашындагы 2 интеллектуаль ярышны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Яшь мөселманнар өчен «MuslimQuiz» уенында дөньяның төрле илләреннән: Россия, Иордания, Таҗикстан, Үзбәкстан, Мисыр, Йәмән, Казахстан, Палестина, Индонезиядән 170 кеше катнаша. Россия командасы составында – КИУ, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, КДМУ, К(И)ФУ, КНИТУ, «Госмания» мәктәбе, IT-лицей, Казанның «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы һәм башка уку йортларыннан белгечләр һәм студентлар катнаша.
Уенчылар тарих, икътисад, география, төрле телләр, медицина, сәнгать һәм башка мәсьәләләр буенча белемнәрен күрсәтә. Ярыш 6 раундтан тора. Иң күп балл җыйган 3 җиңүче команда билгеләнәчәк.