Бүген, шәүвәл аеның 19 нчы көнендә (20 майда), Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Корылтай Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырылды һәм Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән, 5 чит илдән 1100 дин әһелен һәм кунакларны җыйды. Форумның пленар утырышында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча федераль оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук мөфтиләр Камил хәзрәт Сәмигуллин, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Әлбир хәзрәт Крганов, Нәфигулла хәзрәт Аширов һ.б. катнашты. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев алып барды.
Марат Хөснуллин ил башлыгы В.В.Путинның мөселманнарның җәмгыятьтәге динара тынычлык һәм килешеп яшәүне ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне саклауга, илебездәге өстенлекле юнәлешләрне яклап чыгуга лаеклы өлешен кертүен билгеләп үтүен әйтте. Рөстәм Миңнеханов исә Корылтайда катнашучыларны бердәм булырга: телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне бергә-бергә сакларга чакырды һәм 1100 еллыкны уздыруга ярдәмнәре өчен Россия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Алга таба сүз мөфтиләргә бирелде. Татар өммәтенә мөрәҗәгатьләр белән Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов чыгыш ясады. Танылган дин әһелләренең сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йомгаклады.
Әлбир хәзрәт Крганов һәм Нәфигулла хәзрәт Аширов үз чыгышларында төрле мәсьәләләр рәтендә Татарстан мөфтиятенең эшчәнлегенә дә югары бирде, Нәзарәтнең тәҗрибәсен файдалы дип атады һәм Камил хәзрәткә татар рухи мирасны саклауга һәм дөньякүләм танытуга куйган тырышлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе исә Россиянең бөтен җәмәгатьчелегенә – мөселманнарга да, башка дин вәкилләренә дә, динне тотмаучыларга - 1100 еллыгының әһәмиятенә төшенү мөһимлеген ассызыклады һәм әлеге тарихи датаның тирән мәгънәләре турында сөйләде.
- Һичшиксез, 1100 еллык мөселманнарның Россиядә җирле халыклар булуын күрсәтә. Ә димәк, Россиянең дәүләтчелеген саклауда да төп көчләрнең берсе булып тора, - диде ул. - 1100-еллыкны зурлап уздырып, илебез хакимияте Россиянең икътисадын үстерүдә, милли мәнфәгатьләрен яклауда, җәмгыятебездә татулыкны ныгытуда мөселманнар тарафыннан зур өлеш кертелүен таный дигән сүз бу! ИншәАллаһ, шушы бәйрәм чараларыннан соң Россиянең барлык төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә илебез – күп диннәр һәм халыклар өчен уртак Ватан булганын аңлау да көчәер.
Мөфти хәзрәтләре Форумда катнашучыларның игътибарын, Идел буе Болгар дәүләтенең тарихи җирлеге бүген Аллаһ насыйбы белән, Россиянең нәкъ уртасында, үзәгендә урнашып калуын һәм аның рухи традицияләрен Татарстан Республикасы - ислам үзәкләренең берсе дәвам итүенә юнәлтте. Камил хәзрәт фикеренчә, татарлар Раббыбыз язган тәкъдир белән, ислам юлында бүгенге көнгә кадәр хезмәт итә һәм Россия үзәгенннән торып бөтен тирә-якка динебезнең асыл кыйммәтләрен тарата. Моннан тыш, ул татар дин әһелләренә аларның татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калудагы мөһим ролен искә төшерде:
- ХХ гасыр башында милләтебез үзенең иң югары үсеш ноктасына алдынгы мөселман өммәте буларак ирешә. Ул чакта татар милләтен үстерүгә иң саллы өлешне мәгърифәтче дин әһелләре кертә! Алар сәяси партияләр дә оештыра, мәдрәсәләр дә ача, мөселман җыеннары да уздыра, татар милли-мәдәни автономияне булдыру өчен тырыша. Ягъни тарих үзе татар милләтенең үсешенә төп өлешне ислам кертүен күрсәтә. Халкыбызның бөтен ислам дөньясына танылган 1100-еллык татар-мөселман мәдәнияте бар. Һәм ул бездән үзен өйрәнүне, җәмәгатьчелеккә күрсәтүне көтә.
Мөфти хәзрәт ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу өлкәдәге соңгы һәм аеруча әһәмиятле казанышларының берсе - Коръәннең яңартылган «Казан басма»сы турында чыгышының төп өлешендә сөйләде. Ул форумда катнашучыларга 1100 еллык кысаларында мөфтиятнең төп проекты ахырына җиткерүен хәбәр итеп, аны мөселман җәмәгатьчелегенә тәкъдим итте. Камил хәзрәт яңартылган «Казан басмасы» һәм аның компьютер шрифты бүгенге көннән ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында өммәт файдасына гомумкулланылышка куелуын рәсми рәвештә игълан итте. “Казан басма”сының электрон нөсхәсен һәм компьютер шрифтын түләүсез рәвештә сайтның уң як өлешендәге махсус банерга басып йөкләп алырга мөмкин.
Форум бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Башкалар арасында ТР Президенты кулыннан Рәхмәт хатлары белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Нәзарәтнең “ТР Вакыф фонды” җитәкчесе Фирдүс Галиуллин һәм “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов ТР бүләкләнде.
Белешмә:
«Казан басмасы” – мөселман дөньясында фәнни-дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, "Ар-Расм Әл-Усмани" стандартына туры килгән беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръән Ауропада һәм Петербургта басылып чыккан була, әмма «Казан басмасыннан» аермалы буларак, алар, Коръәннең оригинал текстыннан тайпылышлар булу сәбәпле, фәнни кыйммәткә ирешми. Башка ислам илләрендә Коръән 100 елдан соң гына күпләп басыла башлый. “Казан басма” үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле дөньякүләм танылу ала. Безнең чорда ул төрле елларда күп тапкырлар репринт сыйфатында басыла. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 елында Нәзарәт белгечләре “Казан басма”сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясады, аннары Коръән текстын “Казан басма” компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыйды һәм, революциягә кадәрге күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләде. Шулай итеп, яңартылган “Казан басмасы” инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калды һәм югары сыйфатлы итеп бастыру өчен әзерләнде.