Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.
Хөрмәтдле дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем
Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Безгә Россиядә бөек тарихи вакыйганың шаһитлары булырга насыйп булды – без Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгын билгеләп үтәбез. Мин ихластан моның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылам, Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм һәм Россиянең бөтен җәмәгатьчелеген – мөселманнарны да, башка дин вәкилләрен дә, динне тотмаучыларны да - әлеге зур датаның әһәмиятенә һәм тирән мәгънәсенә төшенергә чакырам.
Һичшиксез, 1100 еллык мөселманнарның Россиядә җирле халыклар булуын күрсәтә. Ә димәк, Россиянең дәүләтчелеген саклауда да төп көчләрнең берсе булып тора. 1100-еллыкны зурлап уздыру - Россиянең икътисадын үстерүдә, милли мәнфәгатьләрен яклауда, җәмгыятебездә татулыкны ныгытуда мөселманнар тарафыннан зур өлеш кертелү таныла, дигән сүз бу!
Шул ук вакытта 1100-еллык юбилее Россияне ислам дөньясының зур бер өлеше икәнен күрсәтә. Безнең бай рухи мирасыбыз һәм хәзерге заман дини-илаһият казанышларыбыз, бөтен өммәткә тәкъдим ителеп, ислам хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр тудыра һәм илебезне яңа яктан ача: Россия – ислам дөньясының күпгасырлык, үзенчәлекле, алдынгы өлеше.
Әлбәттә, Россиягә ислам 1100 ел элек кенә түгел, ә күпкә иртәрәк үтеп кергән. Төньяк Кавказга да, Идел буена да ул 922 елга кадәр үк таралган була. Әмма болгарлар аны ирекле рәвештә дәүләт дине буларак кабул итә һәм шуның белән бөтен кешелек дөньясына җәмгыятьтә халыклар арасында татулык үрнәген күрсәтә. Илебез дә бүген үзен күп төрле милләтләр һәм диннәрнең уртак йорты буларак тәкъдим итә. Россиядә мөселманнар гасырлар буе күпмилләтле җәмгыятьтә яши, шуңа күрә бездә ислам бик үзенчәлекле юл белән үсә һәм бик көчле дини-илаһият мәктәбе барлыкка килә. Халыклар арасындагы сабырлык һәм тынычлык кыйммәтләрен без үзебезнең дини мирастан алабыз да инде. Тарихи юбилейны уздыруның төп мәгънәсе шунда!
Аллаһ насыйбы белән, Идел буе Болгар дәүләтенең тарихи җирлеге бүген Россиянең нәкъ уртасында, үзәгендә урнашып калган. Идел буе Болгар дәүләте үзе хәзерге сәяси картадан юкка чыкса да, аның рухи кыйммәтләрен Татарстан дәвам итә. Республикабыз бүген Россия Федерациясенең иң уңышлы, алдынгы һәм бай төбәкләрнең берсе булып тора. Илебездә ул ислам үзәге һәм мөселманнар өчен иң уңайлы регион буларак билгеле. Биредә динебез үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: мәчет-мәдрәсәләр төзелә һәм эшли, ислам мәгарифе үстерелә, хәләл яшәү рәвеше алга сөрелә, көчле белгечләр әзерләнә... Шуңа күрә татарлар исламны кабул итүнең 1100-еллыгына аеруча зур игътибар белән карый. Раббыбыз милләтебезгә мөселман булырга һәм ислам юлында хезмәт итәргә язган. Аллаһ кануннары һәм Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте буенча яшәргә, Россия үзәгенннән торып бөтен тирә-якка динебезнең асыл кыйммәтләрен таратырга, игелекле гамәлләр кылырга – халкыбыз үзенең әнә шушы тәкъдирен онытмаска тиеш. Шул чакта безнең барлык эшләребезгә дә бәрәкәт иңәр.
Кадерле дин кардәшләр! Шушы куанычлы көннәрдә Раббыбыздан илебезгә имин-тыныч тормыш бир, республикабызны Үзеңнең киң рәхмәтләреңнән калдырма, ихлас ниятләребезне тормышка ашырырга ярдәм ит дип, ихлас күңелдән догалар кылам һәм һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, тыныч тормыш, ике дөнья бәхете телим.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин